Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте: бер кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән
Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында, Иске Кармәт авылы янында «Лада-гранта» һәм «Шкода» автомобильләре бәрелешкән.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең беренчел мәгълүматларына караганда, безнең илдә җитештерелгән җиңел машина йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм чит ил машинасы белән бәрелешкән. Анда ир белән хатын һәм 2013 һәм 2015 елгы балигъ булмаган ике бала утырган булган. «Лада» йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак булган. Чит ил машинасы йөртүчесен Аксубай үзәк район хастаханәсенә, аның хатынын һәм ике баласын Чистай үзәк район хастаханәсенә беренче дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән алып киткәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте урынына оператив хезмәтләр, район Башкарма комитеты вәкилләре чыкты. Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Зайцев бу хәлгә аңлатма бирде.
–Якшәмбе көнне, яхшы күренү шартларында, 1964 елда туган ир-атның гомерен өзгән үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды, беренчел мәгълүматлар буенча, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган – каршы юлга чыккан. Үлүчеләр саны күбрәк булырга мөмкин дип күз алдына да китерү куркыныч, чөнки икенче машинада бөтен гаилә утырган булган. Юлда теләсә нинди машина йөртүченең игътибарсызлыгы һәм үз-үзенә ышануы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау, кагыйдә буларак, иртәме-соңмы аварияләргә сәбәп булачак, – дип искәртте Станислав Юрьевич. – Шуңа күрә барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда игътибарлы булырга чакырам. Бу авариянең шартлары һәм сәбәпләре тикшерелә, катнашучыларның хокукый бәяләнүен һәм гаебе дәрәҗәсен барлык шартларны тикшергәннән соң гына билгеләргә мөмкин. Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев