Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшүсмер автомобиль тәгәрмәче астына эләккән

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Сөлчә урамында гадәттән тыш хәл булган.

 

19 июньдә, 15:35 сәгатьтә 20 яшьлек аксубайлы идарә иткән ЛАДА-217030 автомобиле бистә үзәгенә таба хәрәкәт итә. Аның белән бер юнәлештә 16 яшьлек велосипедчы да хәрәкәт итә. Йөртүче өчен көтелмәгәндә яшүсмер юл аша чыга башлый. Шофер, юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен, каршы як полосага чыга, әмма бәрелештән котыла алмый.

– Бәрелеш нәтиҗәсендә 16 яшьлек яшүсмер ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе дагнозы белән Аксубай үзәк район хастаханәсенә озатылды, хәлгә ачыклык кертелә, – дип шәрехләде Аксубай районының юл куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев. – Ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итү йөртү күнекмәләрен генә түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне дә таләп итә. Велосипедчылар, велосипед юллары булмаганда, юл читеннән, уң якта, машиналар хәрәкәте буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Тәүлекнең караңгы өлешендә велосипедчылар киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдырырга һәм маневрлар ясаганда куллары белән ишарәләп билгеләр бирергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев