Аксубай районында янгында хатын кыз янып үлгән
Аксубай районының Иске Ибрай авылында шәхси йортта чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган.
Янгын турында хәбәр диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына 9:57 сәгатьтә килә. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йорт тулысынча ут белән чолгап алынган була. Коткаручы-янгын сүндерүчеләр янгын белән бер сәгатьтән артык көрәшәләр.
– Ут 90 квадрат метрдан артык мәйданны чолгап алган. Түбә тулысынча янган һәм җимерелгән, стеналар тулысынча янып беткән. Түбә япмасының җимерелгән элементлары астында 46 яшьлек һәлак булган хатын-кыз табылган, дип аңлатма бирде Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев