Аксубай районында янгында гараж зыян күргән
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында янгында гараж зыян күргән

Янгын Урмандеево авылында була.

Янгын турында хәбәр 3 мартта 21:32 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтенең бердәм 112 номерына шаһиттан килгән.

– Янгын сүндерү бүлекчәләре гадәттән тыш хәл урынына килеп җиткәндә гараж яна иде, утның торак йортка күчү куркынычы бар иде, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Янгын нәтиҗәләре 22:35 минутта сүндерелде. Янгыннан гараж зыян күргән, янгынның сәбәбе ачыклана.

Районның баш коткаручысы көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә кирәклеген искәртте: йортларда электр үткәргечләрен даими тикшереп торырга һәм электр приборларына игътибар итәргә, аларны челтәрдә караучысыз калдырмаска кирәк. Исегездән чыгармагыз, янгынны кисәтү җиңелрәк!


Нет комментариев