Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында янгында 71 яшьлек ир-ат һәлак булган

Узган атнада районда ике янгын чыккан.

Аларның берсе фаҗига белән тәмамланган.

– Иске Кыязлы авылында шәхси йортта янгынны сүндергәннән соң, подвалда, төзелеш чүпләре астында, бер ярым метр тирәнлектә 1954 елгы йорт хуҗасының мәете табылды, – дип аңлатты Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Янгынның фаразланган сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

Икенче янгын Киса авылында булган. Янгын объекты шулай ук шәхси торак йорт. Янгын нәтиҗәсендә йорт түбәсе янып беткән, диварлары уттан зыян күргән, түшәмнәре ишелгән. Янгынны 150 квадрат метр мәйданда сүндергәннәр.

– Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның беренчел сәбәбе – электр челтәрләрен техник эксплуатацияләү һәм саклау кагыйдәләрен бозу, – дип сөйләде районның баш коткаручысы.

Белгечләр торакның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уяулык һәм җаваплылык күрсәтергә киңәш итә. Тәмәке тартканда сак булырга, йорттагы электр чыбыкларының торышын аерым контрольдә тотарга кирәк. Бу очракта битарафлыкның бәясе – кеше гомере.

102 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре халык белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча даими рәвештә профилактик эш алып бара. Узган атнада гына 90 шәхси йорт тикшерелгән, 125 кеше колачланган. Бу юнәлештә эш көн саен алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев