Аксубай районында янгын мунчага һәм йортка зыян китергән: хуҗабикә пешкән.
2024 елның 20 февралендә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә янгын чыгып, өйгә янкорма итеп салынган мунча һәм торак йорт зыян күргән.
Янгын иртән Төньяк урамындагы шәхси йортта чыккан.
Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәндә, мунча һәм веранданың януы күзәтелгән. Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков биргән мәгълүмат буенча, бәла-каза булган йорт хуҗасы өйдә беркем дә юк, дип хәбәр иткән. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы зур булган.
– Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе – мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Аерым алганда, йорт хуҗабикәсе газ яндыргычын сүндерергә оныткан һәм бу янгынга китергән. Ул, нидер сизгәндәй, мунча ишеген ача, ә эчтән пыскып янган бүлмәгә кечкенә генә һава агымы да җитә. Ялкын өй түбәсенә таралып кына калмый, ишекне ачканда, ут дулкыны хатынның битен, кулларын пешерә. Ул ашыгыч рәвештә Аксубай үзәк район хастаханәсенә озатыла, – дип шәрехләде Александр Бибиков. – Янгынның гомуми мәйданы 53 квадрат метр тәшкил итте. Ут мунчага, верандага һәм өй түбәсенә зыян китергән.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре искәрткәнчә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим. Бу инцидент – уяу булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген фаҗигале искә төшерү булып тора. Җылыту приборлары актив кулланылган кышкы чорда янгын чыгу куркынычы сизелерлек арта. Исегездә тотыгыз: җылыту приборларын караучысыз калдырырга ярамый. Аларның төзеклеген даими күзәтеп, төтен юлларын чистартып торырга кирәк. Торак биналарда һичшиксез автоном төтенле янгын хәбәр иткечләрен урнаштырыгыз – алар сезнең гомерегезне саклап кала алырга мөмкин!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә:
* Кабызылган электр приборларын һәм газ плитәләрен караучысыз калдырмагыз.
• Электрүткәргечнең төзеклеген күзәтегез һәм электр челтәрен артык йөләмәгез.
• Җылыту мичләренең төтен чыгару юлларын даими чистартыгыз.
• Тиз кабынучан сыеклыкларны ут чыганаклары янында сакламагыз.
• Торак урыннарга автоном төтенле янгын хәбәр иткечләрен урнаштырыгыз.
• Янгын чыккан очракта кичекмәстән "101" яки "112"телефоннарына шалтыратыгыз.
Фото күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев