Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында җәяүле «Газель» тәгәрмәче астында калган

Кичә «Чистай-Аксубай-Нурлат» автомобиль юлында җәяүле катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

19 сентябрьдә 19.40 сәгатьтә Түбән Баланда һәм Шәрбән авыллары арасындагы юл участогында Нурлат ягына таба хәрәкәт итүче «Газель» тәгәрмәче астына көтмәгәндә ир-ат йөгереп чыккан. Машина йөртүче яктыртылмаган юл участогында кешене күреп ала алмый һәм аны бәрдерә, чөнки җәяүле трасса буйлап киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементларсыз хәрәкәт иткән.

Шоферның машина йөртү стажы 13 ел, ике календарь ел дәвамында ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җиде тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

– Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булса, юл-транспорт һәлакәте килеп чыкмаган да булыр иде. Чөнки караңгыда аны күреп булмый бит. Ә менә яктылыкны кире кайтара торган элементтан төшкән тапны 130-400 метр арадан күреп булыр иде. Ул машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәр һәм аңа җәяүлене вакытында күреп алу һәм реакция ясау мөмкинлеге бирер иде, – дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме тиешле дәрәҗәдә булмаган шартларда юлның хәрәкәт итү өлешеннән барганда киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланыгыз. Бигрәк тә торак пунктлар читеннән хәрәкәт иткәндә, бу – сезнең иминлек. Көз көне иртә караңгы төшә һәм әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсе килә: машина йөртүчеләр ерактан ук күреп алсын өчен, балагызның киемендә, рюкзагында ниндә булса яктылыкны кире кайтара торган фликерлар булуы турында кайгыртыгыз.

Төнге юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә җәяүле ябык баш мие имгәнүе, баш мие селкенүе алган, Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев