Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Акча эшләргә омтылып, ике миллион акчасын югалткан

Биржа мәйданчыгында акча эшләү теләге Аксубайда яшәүче хатын-кыз өчен ике миллион сум акча югалтуга китергән.

Хатын-кыз кыйммәтле кәгазьләрне инвестицияләү өлкәсендәге тәкъдимгә юлыга һәм үзенең шәхси мәгълүматларын күрсәтеп, анкета сорауларына җавап бирә.

Аның белән янәсе, биржа вәкилләре элемтәгә кергән. Хатын башта 300 мең кертә, аңа берничә тапкыр әлеге акчадан процентлар алырга мөмкинлек бирәләр. Акча эшләү теләге берничә атна дәвам итә. Шуның белән беррәттән мошенниклар акча күчергән өчен салымнарны, комиссияләрне, иминият премияләре өчен акча түләргә тәкъдим итәләр. Гомуми зыян суммасы ике миллион сумга якын тәшкил иткән. 

Теләгәннәрен алган мошенниклар, элемтәгә керүдән туктыйлар, ә хатын, алдануын аңлап, полициягә гариза яза.

–Зыян күрүченең, мошенниклыкның әлеге төре турындагы фикерләрне уку, үзенә акча эшләргә тәкъдим иткән конкрет фирма турында белү өчен Интернетка кермәве гаҗәпләндерә. Шуны истә тоту мөһим, чын брокерлар кешеләрне шалтыратып интектермиләр, физик затлар картасына һәм башка түләү системаларына акча күчерүне сорамыйлар, – дип аңлатты Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова. – Компанияләр һәм брокерларның үз лицензияләре булырга мөмкин, тик аларны ачыклау кыен, шуның өчен сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев