Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилеең белән, ветеран

Иске Ибрай авылында гомер итүче Миннезәкия Минабетдин кызы Мингалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президентының котлау хатын аңа район башлыгы Камил Гилманов укыды. Ул Миннезәкия Минабетдин кызына чәчәкләр бүләк итте, якыннарының игътибар һәм хөрмәтендә исәнлек-саулык белән яшәвен теләде. Котлауларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл...

Иске Ибрай авылында гомер итүче Миннезәкия Минабетдин кызы Мингалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

РФ Президентының котлау хатын аңа район башлыгы Камил Гилманов укыды. Ул Миннезәкия Минабетдин кызына чәчәкләр бүләк итте, якыннарының игътибар һәм хөрмәтендә исәнлек-саулык белән яшәвен теләде. Котлауларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та кушылдылар.

Юбиляр Иске Ибрай авылында туып үскән. Бала чагыннан ук колхозда хезмәт куйган.

Тыл хезмәтчәннәренең һәм каһарман сугышчыларның бердәм хәрби һәм хезмәт батырлыклары рәхимсез һәм хәйләкәр дошманны - фашистлар Германиясен җиңәргә ярдәм итә.

Унтугыз яшьлек Миннезәкияне авылдашлары белән бергә Тәтеш районына окоп казырга җибәрәләр.

- Тәүлекләр буе окоп казу эшендә булдык, - дип сөйли юбиляр әби. - Иртәнге сәгать алтыда торып эшкә ашыга идек, 5 минутка соңга калсаң да каты җәза бирәләр иде. Кичке алтыга кадәр эшлибез дә, бераз капкалап алганнан соң, кабат эшкә керешәбез. Мәктәп бинасында яшәдек. Салкыннардан "буржуйка" коткарды, әмма зур спорт залын аның белән генә җылытып бетереп булмый иде.

Ветеран комбайнда да, урман әзерләүдә дә эшли, атлар да карый. Шуңа өстәп тагын хуҗалык та алып бара.

Бүгенге көндә ул өч баласы һәм җиде оныгына куанып гомер кичерә. Килене Сәгадәт тәрбияләп, хөрмәтләп тора. Юбилее белән котларга дип Миннезәкия әбинең ике сеңлесе дә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев