Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җыр – әниләре өчен иң зур бүләк

Яңа Татар Адәмсуы авылы зур түгел, димәк, уртак бәйрәмнәр үткәрү өчен дә сәбәпләр сирәк була.

Узган шимбәдә  хезмәт ветераны Наилә Бәһаветдинова бөтен туганнарын һәм авылдашларын үзенең туксан яшьлек юбилеена җыйды. Бәйрәм дулкынландыргыч һәм ихлас килеп чыкты. Ветеранны район җитәкчелеге дә кайнар котлады.

– Илебез өчен авыр елларда куйган фидакарь хезмәтегез, район үсешенә керткән тырышлыгыгыз өчен район җитәкчелеге исеменнән Сезгә ихлас тәбрикләүләр җиткерәм, – дип сүзен башлады район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.

– Сез кыен шартларга карамастан лаеклы хезмәт куйгансыз, балалар тәрбияләп үстергәнсез. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Ул  РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган хатын укыды, район  башлыгы исеменнән гөлләмә, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Наилә Сөләйман кызын туксанынчы туган көне белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина кайнар котладылар. Гаилә тантанасы программасы бай эчтәлекле һәм кызыклы иде.

Рәсми тәбрикләүләрне җыр-музыка алмаштырды. Балаларыннан музыкаль бүләк – олы яшьтәге  һәр әти-әни өчен зур сөенеч. Гармун моңы сибелде, дүрт улы һәм  кызы иң газиз һәм яраткан кешеләре – әниләре өчен үзләре иҗат иткән җырны яңгыраттылар.

Җыр аша алар әниләренә булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерделәр. Аннан соң һәркайсы күңел түреннән чыккан изге теләкләрен белдерде. Ананың күзләрендә шатлыклы күз яшьләре пәйда булды. 

Бу вакытта ишегалдында авылдашлар өчен мул табын корылды, чөнки бу кадәрле кунакны өйдә сыйдырып булмый иде. Бәйрәм ачык һава астында дәвам итте.
Наилә Бәһаветдинова бу авылда күп балалы гаиләдә туып үсә.

Өч сыйныфны тәмамлаганнан соң алга таба укуын дәвам итә алмый, гаиләсенә булышу өчен колхозга эшкә барырга туры килә. Урман хәзерләү эшендә төгәл җиде ел хезмәт куя. 1952 елда авыл егете Зөфәргә кияүгә чыга. Ул тирә-якта танылган гамунчы була, ә Наилә – җырлый.

Бәһаветдиновлар үзләренең чыгышлары белән авылда үткән туй мәҗлесләрен, бәйрәмнәрне бизәп торалар. Әмма гаилә бәхете озакка сузылмый. 1972 елда ире бакыйлыкка күчә. Балаларын аякка бастыру, укыту аның җилкәсенә төшә.

Уллары һәм кызы төрле шәһәрләрдә яшиләр, үзләренең оныклары бар инде (Наилә Сөләйман кызының 10 оныгы һәм 13 оныкчыгы үсеп килә). Туган нигезләреннән ерак булсалар да әниләре – игътибар үзәгендә. Әниләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен барысын да эшләргә тырышалар, аны кайгыртып яшиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев