Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җырны юлдаш итеп

Суфия Нургалиевнага карап, һич кенә дә җитмеш яшь бирмисең. Яшь чакта барысы да алда кебек. Унҗиде яшьлек кыз өчен бөтен ишекләр ачык булса да, ул җиңел юл эзләми-фермага сыер саварга бара. Группадагы унсигездән алып утыз башка кадәр булган сыерны кул белән саварга кирәк. Ә алтмышынчы еллар азагында сыерларны тәүлегенә өч...

Суфия Нургалиевнага карап, һич кенә дә җитмеш яшь бирмисең.


Яшь чакта барысы да алда кебек. Унҗиде яшьлек кыз өчен бөтен ишекләр ачык булса да, ул җиңел юл эзләми-фермага сыер саварга бара. Группадагы унсигездән алып утыз башка кадәр булган сыерны кул белән саварга кирәк. Ә алтмышынчы еллар азагында сыерларны тәүлегенә өч тапкыр саву турында күрсәтмә чыга. Шуңа Суфия дә үзенең хезмәттәш кызлары белән авыл читендәге җәйге лагерьга көненә өч тапкыр савымга йөри. Өй, балалар, йорт тулы маллар-ял итәргә вакыт та булмый, шулай да һәрдаим алдынгылар сафында булып, фотографиясе Биләр районының (ул елларда Татар Майнасы авылы күрше район составына керә) мактау тактасыннан төшми. Авыл хуҗалыгында хезмәт кую беркайчан да җиңелләрдән булмый. Ә Суфиягә авырлыкларны җиңәргә җыр ярдәмгә килә. Кичәләрдә, табын артында, җирле авыл мәдәният йорты сәхнәсендә, ялгызы гына калганда да җырны юлдаш итә ул, шуның өстенә гармунда уйнарга өйрәнү хыялы да була, әмма яшь чагында гармун аның өчен кыйммәт инструмент була, аннан соң гаилә, көндәлек мәшәкатьләр әлеге хыялны үзенә йота. Суфия Габбасовна җирле авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясап, бүген дә үзенең яраткан җырларын башкара. Хәтта урак өстендә дә агитбригада составында «Аксубай продовольственная корпорация» ААҖ механизаторларының авыр, әмма мактаулы хезмәтенә дан җырлап, чыгыш ясый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев