Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Язмыштан узмыш юк

Аксубай районында чираттагы юбиляр үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Рус Кармәте авылында яшәүче Александра Ивановна Гришинага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Ул шул ук авылда, күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисен фронтка алганнар. Өлкән балалары әниләре өчен терәк һәм хуҗалыкны алып баруда беренче ярдәмчеләр булып калганнар.

12 яшьтән Александра колхоз эшенә керешә  – баштан яшүсмерләрне кырларны утауга чакыралар, аннары алар ашлык суга һәм көлтә бәйли. Әтиләре сугыштан инвалид булып кайта. Шуңа күрә өлкән балалар гаиләне туендыручылар булалар.

17 яшендә Александраны авылдашлары белән урман хәзерләүгә җибәрәләр.
– Урман кистек, аннары 5 метрлы бүрәнәләрне чаналарга төяп ташыдык, – дип сөйли юбиляр. – Берничә елдан соң шундый авыр эштән дус кызым авырып китте һәм колхоз рәисе безне  “җиңелрәк эшкә“ күчерде – бозау караучы итеп билгеләде.

25 яшендә Александра Александр Гришинны очрата. Ул төзелеш бригадасында балта остасы булып эшли, алтын куллы кеше була, ярдәм сорап килгән кешеләрнең берсен дә кире борып җибәрми. Алар бергә 50 елдан артык гомер кичерәләр.

Александра Ивановна сыер савучы булып эшли, игенчелектә төрле эшләрне башкара. Хезмәт сөючән, тырыш балалар тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше һәм дүрт баласы бакыйлыкка күчкәннәр.

– Язмыштан узмыш юк инде, – дип уфтана юбиляр.
Александра Ивановна янында кызы Валентина, 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

– Сезгә үз гомерездә күп югалтулар кичерергә туры килгән, – дип билгеләп үтте юбилярны гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов. – Сез сугыш чоры авырлыкларын да татыгансыз, сугыштан соңгы елларда колхозны торгызуга да күп көч түккәнсез.

Сез искиткеч, хөрмәтле һәм абруйлы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Сезгә язмыш бары тик бәхет һәм шатлык кына бүләк итсен, Тәңре озын гомер һәм исәнлек белән бүләкләсен. 

Район башлыгы Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Александра Ивановна игътибарлары өчен рәхмәтләрен белдерде һәм барысына да озын гомер теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев