Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр һәм язмышлар

Яраткан эш тагын да бәхетле итә

Надежда Панюкова күп вакытын эштә үткәрә: мәктәп аның өчен икенче өенә әверелгән.

Ул район үзәгенең 2нче мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли. Үз һөнәрендә ул инде чирек гасыр. Бу еллар эчендә ул уңышлы һәм яраткан укытучы буллу өчен кирәкле сыйфатларның барысын да үзләштергән.

Балалар аның өчен – көтелмәгән хис-кичерешләр, кәеф алып килә торган үзенчәлекле дөнья. Ул, йөрәгеңдә балаларга карата мәхәббәт уты янганда гына укытучы булып була, дип саный. Аның һәр көне яңача башлана.

Надежда Панюкова укытучы гына түгел. Ул әле мәктәпнең «Яшел патруль» урманчылыгы җитәкчесе дә. Аның яшь урманчылары урманнарны саклау темасы буенча район, республика бәйге һәм фестивальләрендә актив катнашучылар да. Ел саен алар күп кенә экологик акцияләрдә катнашалар.

– Үз эшемдә мин һәрвакыт гаиләмнең хуплавын тоям. Минем ике кызым, кайгыртучан ирем, әнием һәм күпсанлы туганнарым бар, алар һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Алар укытучы һөнәренә аңлап карыйлар, – дип уртаклашты педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев