Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Халыкара хатын-кызлар көнендә алтын туйларын билгеләп үттеләр

Васильевка авылыннан Григорьевлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.

Иван һәм Галина 1973 елда өйләнешәләр, алар 6 сыйныфтан дуслар булалар.

Туйдан соң яшь пар Себергә китә. Ләкин хатын гаиләсендә кинәт килеп чыккан фаҗига аларны туган җирләренә кайтырга мәҗбүр итә. Галинаның әнисе кинәт вафат була, ә аның артыннан, озак та тормыйча, кайгыдан әтисе дә бакыйлыкка күчә. Карт әбиләре һәм алты бала ятим кала. Кечесенә ул вакытта алты яшь кенә була.

– Мин гомерем буе тормыш иптәшемә шундый җаваплы карар кабул иткәне – авылга кайтып, кардәш-туганнарымны аякка бастыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтле булдым, – ди Галина Ивановна.

Бер-бер артлы ир белән хатынның үзләренең өч балалары дөньяга аваз салалар. Ләкин аларны үз һәм чит дип бүлешмиләр – гомер буе һәм бүгенге көндә дә аларның һәркайсы турында кайгыртып яшиләр.

Иван Терентьевич алтын куллы кеше, ул колхозга – балта остасы, ә хатыны аш-су остасы булып урнашалар.

Үткән гомер юлларын барлап, Григорьевлар барысын да җиңәргә бер-берсенә карата булган мәхәббәт ярдәм иткәнен билгеләп үтәләр. Балалары мәктәптән соң алга таба белем алу өчен туган ояларыннан китә башлагач, алар, һәркем өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, Яр Чаллыга күченәләр. Анда заводта эшлиләр, ә кичләрен гаилә башлыгы балконда җиһазлар ясау белән шөгыльләнә, өлкән балалары үз гаиләләрен кора башлыйлар һәм һәркемгә ярдәм итәргә кирәк була.

Григорьевлар үз балалары үскәч кенә Аксубайга кайталар, ә тиздән Васильевкага, тормыш иптәшенең әти-әнисе йортына күченәләр. Иске йортны ремонтлыйлар, бакча белән шөгыльләнәләр, остаханә төзиләр. Урман Григорьевлар бакчасы артында гына. Иван Терентьевич җәен көн саен иртүк торып урманга гөмбәгә, җиләккә йөри. Һәм һәр көнне хатынына кыр чәчәкләре бәйләме алып кайта.

Ә Галина Ивановна кайчан гына барып керсәң дә аш-су әзерләү белән мәшгуль. Ул кунакчыл хуҗабикә.

Григорьевлар өеннән кунак өзелми. Авылда Григорьевлар гаиләсен киң күңелле, уңай характерлы булганнары өчен хөрмәт итәләр. Иван Терентьевич йортында беседка ясаган һәм җәйге кичләрдә җыр авыл урамнары буйлап тарала. Чөнки гаилә башлыгы балта остасы гына түгел, ә оста гармунчы да.

Менә бүген дә Григорьевлар йорты кунаклардан гөрләп торды. Алар алтын туйларын бәйрәм итәләр. Кадерле Галина Ивановна һәм Иван Терентьевич, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев