Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеран-механизатор

Яңа Дума авылында гомер кичерүче Әсма Сәгыйрова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу истәлекле көнне Әсма Закир кызын тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килде.

Район башлыгы Камил Гилманов РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды.
– Әсма Закир кызы, Сез  сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үзегезне аямыйча илебез, район иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куйгансыз, – диде Камил Камал улы. – Безнең бүгенге матур тормышта яшәвебездә сезнең дә өлешегез зур. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез.

Юбиляр әби үзе сөйләгәнчә, аңа кечкенәдән күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Шул авылда туып үсә, җиде сыйныфны тәмамлый. Район комитеты аны Тәтеш техникумына укырга җибәрә. Әмма укуын тәмамларга өлгерми – сугыш башлана.

Авылда ир-атлар калмаганлыктан, башта исәпкә алучы булып эшли, аннан соң комбайн штурвалы артына утыра. Ә кыш көне тимерчелектә хезмәт куя.
Әсма Закир кызы балалары, оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яши.

Хезмәт елларында район, республика җитәкчелегеннән алган бүләкләре дә бихисап аның.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев