Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ул беркайчан да табибларга мөрәҗәгать итмәгән

Яңа Кармәт авылында гомер кичерүче Минебәнат Нуретдиновага 95 яшь тулды.

Ул илдә коллективлаштыру барган вакытта дөньяга килгән. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. Барлык яшьтәшләре кебек үк ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерә. Минебәнат Вәлимхаммәт кызына Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән күп кенә яшьтәшләренә күрү насыйп булмаган матур, мул тормышта яшәү бәхете елмайган. Язмыш аны сәламәтлек белән бүләкләгән, шушы яшенә кадәр бер тапкыр да хастаханәгә бармаган. Аңа табиблар кирәк булмый – көнне-төнгә ялгап эшли, балалар үстерә һәм олыгайгач та сәламәтлегеннән зарланмый.

Район башлыгы Камил Гилмановтан котлау телеграммасын ветеранга аның урынбасары Илшат Заһидуллин җиткерде. Ул авылның ак әбисен истәлекле юбилее белән җылы котлады, рәсми котлауларны ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

– Илнең, районның киләчәге хакына хезмәттә күрсәткән батырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Озак елларга сезгә сәламәтлек һәм бәхет насыйп әйләсен.

Әбекәйне истәлекле туган көне белән Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров тәбрикләде.

Минебәнат Вәлимхаммәт кызы Нурлат районында туып үскән. Колхозда эшли, авыр сугыш елларын биредә кичерә, Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен фронтка бирә.

Безнең районга илленче еллар ахырында күченә – Яңа Кармәт авылы егете Минәхмәт Хамәтгали улына кияүгә чыга. Ире белән бергә колхозда эшлиләр. Савымчы булып, басуда һәм ындыр табагында хезмәт куярга туры килә аңа. Нуретдиновлар дүрт ул һәм бер кызга гомер бүләк итәләр. Биш ел элек тормыш иптәше вафат булган. Әбекәй улы гаиләсендә кадер-хөрмәттә матур картлык кичерә. Күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары – аның нәсел дәвамчылары.

– Шөкер, әнинең хәтере яхшы, – ди ветеранның улы. – Ул үткәннәрне хәтерли, барлык туганнарны таный.

Ишегалдында аның өчен махсус утыргыч куелган, әбекәй аңа чыгып утыра, саф һава сулый, әйләнә-тирә дөнья белән хозурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев