Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тынычлык уяулыкны йомшартырга тиеш түгел

Районның авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре район башлыгы берничә аеруча мөһим мәсьәләләр буенча үткәргән киңәшмәдә катнаштылар. Бу юлы киңәшмә Түбән Савруш мәдәният учагында үтте. Клуб хезмәткәрләрен һәм җирлек башлыкларын биредә очраклы гына җыймадылар-алар үзләренә ышандырылган территория, монда яшәүче халык иминлеге өчен җавап тоталар, авылда булган һәр яңалык белән танышлар. -Экстремизмга...

Районның авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре район башлыгы берничә аеруча мөһим мәсьәләләр буенча үткәргән киңәшмәдә катнаштылар.



Бу юлы киңәшмә Түбән Савруш мәдәният учагында үтте. Клуб хезмәткәрләрен һәм җирлек башлыкларын биредә очраклы гына җыймадылар-алар үзләренә ышандырылган территория, монда яшәүче халык иминлеге өчен җавап тоталар, авылда булган һәр яңалык белән танышлар.
-Экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләренә башкача карарга кирәк,-дип ачты киңәшмәне район башлыгы Камил Гилманов. -Бигрәк тә хәзер, безнең белән ызандаш районнарда булган хәлләрдән соң. Киңәшмәдә катнашучыларга ул Нурлат, Чистайдагы экстремистик вакыйгалар, узган елда Татарстан мөфтиен шартлату, күптән түгел Нурлат районы авылларының берсендә булып үткән вакыйгалар турында сөйләде һәм безнең районда төрле милләт, дин кешеләре үзара дус, тату яшиләр, бу исә максатчан эш, районда үткәрелә торган милли сәясәт, шулай ук хокук саклау органнары тарафыннан алып барылган профилактик чаралар нәтиҗәсе, дип йомгаклады ул үз чыгышын.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучы район прокуроры Илдус Хәйруллин, тынычлык уяулыкны йомшартырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте.
-2011 елда, эчке эшләр бүлеге белән берлектә, район прокуратурасы безнең район территориясендә исламда сәләфи юнәлешендәге радикаль агымга кушылучылар эшчәнлеген тикшерү факты буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү анализы күрсәткәнчә, безнең районда яшәүче өч кеше (төрле авылларда яшәүчеләр) экстремистик төркемнәр булдыру өстендә эшләгәннәр. Нәтиҗәдә экстремистик юнәлештәге җинаятьләр кылынырга мөмкин иде. Алар милләтара гауга, дини бәрелешләр чыгару өстендә эшләгәннәр. Районның җиде кешесенә кисәтү ясалды,-дип әйтеп үтте прокурор.
Экстремистлыкка каршы көрәш турындагы Федераль закон буенча халыкны ызгышуга, дини ыгы-зыгыга чакырган әдәбият тарату да җинаять булып санала. Җирлекләрдә урнашкан китапханә хезмәткәрләре үзләренә кайтарылган әдәбиятны тикшерергә тиешләр. Сүз уңаенда, узган елда үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, район үзәгендә яшәүче берәүнең өендә экстремистик юнәлешләрдәге әдәбият табыла-моны экспертиза раслый. Әмма ләкин экстремизм белән ничек кенә көрәшсәң дә, хокук саклау органнары үзләре генә ситуацияне контрольдә тота алмаячаклар, монда исә җәмәгатьчелекнең актив катнашуы таләп ителә.
Аксубай ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин билгеләп үткәнчә, районның дини учреждениеләрендә дә тикшерү үткәрелгән-район мәчетләренең дин әһелләре традицион ислам динен тоталар. Полиция хезмәткәрләре шикләнгән һәркем күз уңында, даими контрольдә, диде ул киңәшмәдә катнашучыларга.
-Экстремистик характердагы җинаятьләрне нигездә тормышта үзләренә урын таба алмаган, рухи һәм әхлакый тәрбиясе түбән булган кешеләр кыла,-дип ассызыклап үтте Сәлихҗан Сафин.
Район башлыгы да, прокурор да, эчке эшләр бүлеге начальнигы да киңәшмәдә катнашучы һәркемне авылларда пәйда булган шикле фактлар, кешеләр турында хәбәр итәргә чакырдылар. Кызганыч, тик бүген экстремизм яшәрә бара-яшьләрнең милли хәрәкәтләре барлыкка килә.
-Яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә тартырга, каникул чорында да түгәрәкләрне оештырырга, патриотик тәрбия эшен активлаштырырга чакырды,-дип тәмамлады киңәшмәне район башлыгы Камил Камалович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев