Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәненә – 90 яшь

Вера Ивановна Аниськина Иске Тимошкино авылында дөньяга килә. Соңрак гаилә Сергеевски поселогына күченә. Вера Ивановна гомере буена колхозда терлекче булып хезмәт куя. Ире Владимир Алексеевич механизатор булып эшли. Тату яшиләр алар. Зур, иркен йорт җиткезәләр (Вера әби кунакларны шул өйдә кабул итте). Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә. Төпчегенә ун...

Вера Ивановна Аниськина Иске Тимошкино авылында дөньяга килә. Соңрак гаилә Сергеевски поселогына күченә. Вера Ивановна гомере буена колхозда терлекче булып хезмәт куя.

Ире Владимир Алексеевич механизатор булып эшли. Тату яшиләр алар. Зур, иркен йорт җиткезәләр (Вера әби кунакларны шул өйдә кабул итте). Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә. Төпчегенә ун яшь тулганда гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә. Тормыш итүләре авыр булса да, түзәләр. Хәзер исә ул балалары, сигез оныгы һәм алты оныкчыгы әйләнәсендә, игътибар тоеп, ихтирам казанып гомер кичерә.

Хезмәтчәнне юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов ихластан котладылар. Район башлыгы юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде, хезмәттәге батырлыклары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, бәхетле, имин картлык теләде, гөлләмә, истәлекле бүләк тапшырды.

Вера Ивановна җитәкчеләргә рәхмәт укып, бәхет-сөенечтән балкыды.

- Сезнең хезмәт батырлыкларыгыз, түземлегегез бәрабәренә без тыныч, иркен тормышта яшибез, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Сезгә үтәргә туры килгән катлаулы тормыш юлы яшь буын өчен өлге булып тора. Янәшәбездә шундый искитмәле кешеләр яшәгәнгә без шатланып туя алмыйбыз, без сезне чиксез ихтирам итәбез, сезнең белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев