Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туксанда да күңеле яшь

Вера Морозова Бөек Ватан сугышы вакытында «Большевик» совхозының КИМ бүлеге басулары буйлап тагылмалы комбайнны биш ел йөртә. Кечкенә буйлы, нечкә билле кыз бу кадәр көчне каян ала икән, дип гаҗәпләнеп бетә алмыйлар. Вераның моңа бернинди сере булмый, билгеле, әмма аңа моңа кадәр күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килә... Билгеле...

Вера Морозова Бөек Ватан сугышы вакытында «Большевик» совхозының КИМ бүлеге басулары буйлап тагылмалы комбайнны биш ел йөртә.
Кечкенә буйлы, нечкә билле кыз бу кадәр көчне каян ала икән, дип гаҗәпләнеп бетә алмыйлар. Вераның моңа бернинди сере булмый, билгеле, әмма аңа моңа кадәр күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килә... Билгеле булганча, тормыш сынауларга кайтып кала.
...1940 елда Мәскәү янындагы Ступино металл кою заводына эшкә җибәрелгәч, аңа мондагы зур хезмәт хакына озак шатланырга туры килми. Бер ел да үтми, сугыш башлана һәм заводны Уралга эвакуацияләүгә әзерли башлыйлар. Фашист штурмчылары завод җиһазларын сүтеп яткан вакытта цехны бомбага тоталар. Вера могҗиза белән генә исән кала.
...Эшелон Чиләбегә кадәр утыз биш тәүлек бара һәм станокларны шәһәргә җитәрәк ачык күк астында урнаштыралар.
-Гранаталарның һәм башка сугыш кирәк-яракларының станоклардан төшеп, конвейер буенча туп-туры чиста кыр буйлап сибелүен күрү бер яктан караганда кызык иде,-дип искә ала Вера Петровна. Әмма тиздән каты салкыннар башлана һәм бер дә көлке булмый. Кызны бары тик авылдан килгән телеграмма гына коткара, әнисе каты авыру сәбәпле абыйсын хәрәкәттәге армиягә ала алмыйлар, менә шуның өчен аңа өенә әйләнеп кайтырга кирәк була. Вера хәрби бурычлы булу өстенә, шоферлар курсын тәмамлап, машина йөртү хокукы да ала, аны заводтан җибәрәселәре килми. Бары тик район хәрби комиссары имзасы куелган өченче телеграммадан соң гына, кыз, ниһаять, кайтыр юлга чыга.
...Ступинога кадәр Уралда өч ел эшләргә туры килгән Вера өчен колхоз эше оҗмахка тиң була. Ул караңгыдан-караңгыга кадәр хезмәт куя. Тиздән әнисен җирлиләр... Вера Бөгелмәдә комбайнчы һөнәрен ала һәм сугыш тәмамланганчыга кадәр үзе идарә иткән техникага тугры кала.
... Алар Иван Лаврентьевич белән тормыш корып биш бала-өч кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Вера Петровна иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эштә булу сәбәпле, балаларының үскәнен дә күрми кала. 1976 елда ире вафат булгач, балаларны аякка бастыру тагын да авырлаша.
...Әмма гомер аккан су кебек, сизелми дә үтә икән. Вера Петровна һәр елны чөгендер эшкәртә һәм автомат терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылгач, биш ел дәвамында дуңгыз караучы булып хезмәт куя. Тәҗрибәле терлекче буларак, аны лаеклы ялга да авырлык белән генә җибәрәләр.
Ветеран бүген 92 яшендә булса да кул кушырып утыра алмый. Вера Петровнаның кәҗәләре, тавыклары да бар. Ветеранның өе дә нык, таза, йорт-җирен дә тәртиптә тота. Күптән түгел өй тәрәзәләрен пластикка алмаштырган, район хакимияте ярдәме белән пластик ишек куйдырган.
-Әйе, бүгенге тормышны элеккеге белән чагыштырып булмый, иренмичә эшлә генә,-дип озатып калды ветеран.-Ә безнең Кисада элек-электән хезмәт сөючән кешеләр яши. Поселокта, күрәсездер, нинди йортлар төзелә. Алдагы көннәребез дә тыныч, имин булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев