Эчке эшләр министрлыгы ветераны Әнәс Низамов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ярты гасырлык хезмәт эшчәнлеге чорында Әнәс Минабетдин улы үзен берничә һөнәрдә сынап карарга өлгерә. Шулар арасында милиционер һөнәре күңеленә иң якыны була. Ул Яңа Дума авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. - Яшьтән үк өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куярга...
Эчке эшләр министрлыгы ветераны Әнәс Низамов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ярты гасырлык хезмәт эшчәнлеге чорында Әнәс Минабетдин улы үзен берничә һөнәрдә сынап карарга өлгерә. Шулар арасында милиционер һөнәре күңеленә иң якыны була.
Ул Яңа Дума авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә.
- Яшьтән үк өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куярга туры килде, - дип искә алып сөйли юбиляр.
Беренче тормыш сынауларын малай чакта үгез җигеп колхоз кырыннан көлтә ташыганда үтә. Җиңел булмый, әлбәттә.
Бераз вакыттан шәһәр мохитенә эләгә, фабрика-завод белеме ала. Аннан соң шахтада эшли, армиядә хезмәт итә. Шәһәрдә сәнәгать өлкәсендә эшләргә хыяллана. Әмма әнисенә ярдәм итү өчен, Думага кайтырга кирәк була. Аның алга таба хезмәт биографиясендә: Яңа Дума авыл клубы мөдире, "Аксубай" совхозында машина йөртүче, сатучы, машина-хисап станциясендә исәпләү операторы, оештыру эшләре буенча башкарма комитет вәкиле дигән язулар бар. Төрле һөнәрләрне үзләштерсә дә, күңеленә хуш килгәне булмый әле. Һәм менә милиция бүлеге җитәкчесе Борис Гусев башкарма комитетта эшләүче акыллы, төпле яшь кешене күреп ала һәм эчке эшләр бүлегенә хезмәткә кабул итә. Шул рәвешле район эчке эшләр бүлегендә яңа участок милиционеры пәйда була. Берничә авыл советында һәм 17 авылда яшь милиционер Әнәс Низамовка тәртип саклау эше йөкләнә. Халык белән эшләү - участок вәкиле өчен иң мөһиме. Ул вакытта транспорт, юллар турында сүз дә булмый. Иң ерак авылларга баруда бердәнбер транспорт чарасы ул да булса сөт машинасы. Күбесенчә җәяүләп тәпилисең. Яшь милиционер үзенә йөкләнгән тәртип саклау бурычын җиренә җиткереп башкара. Район бүлеге җитәкчелегенең ышанычын тулысынча аклый. Гадел, намуслы, үз сүзендә нык торган милиционер буларак, халык арасында ихтирам казана.
Дүрт елдан аны социалистик милеккә кул сузуга каршы көрәш бүлегенә (ОБХСС) күчерәләр.
Хезмәттән аерылмый гына Әнәс Минабетдин улы ЭЭМ академиясен тәмамлый. Унике ел өлкән тикшерүче булып эшли. Милиция майоры Әнәс Низамов егерме елдан артык тәртип сагында торды.
Эчке эшләр системасында бай тәҗрибә туплаган кеше буларак, лаеклы ялга чыкканнан соң да район халкына хезмәт итүен дәвам итә. Ундүрт ел - 70 яше тулганчыга кадәр нотариаль округны җитәкли. Элеккеге клиентлары Әнәс Минабетдин улын бүген дә грамоталы, компетентлы юрист буларак мактап телгә алалар. Нотариусның эше халык проблемаларын хәл итәргә тиешле документлар белән бәйле. Монда да ул милициядәге кебек, кешеләргә хезмәт итә, аларга авыр тормыш хәлләреннән чыгуда ярдәм кулы суза.
Хатыны Галина Григорьевна 48 ел дәвамында Әнәс Минабетдин улы белән бер сукмактан атлый. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныкларына сөенеп туя алмыйлар. Гаилә башлыгы алар өчен намуслы хезмәт өлгесе булып тора.
Нет комментариев