Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш әчесен күп татыган

Урмандеево авылында гомер итүче Анна Васильева үтә дә тыйнак, сабыр кеше. Соңгы елларда ул бары тик якын кешеләре белән генә аралаша, чөнки яше дә бара, исәнлеге дә тыныч тормыш итү рәвешен таләп итә. 90 еллык гомер дәвамында пенсионер әби күпне күргән. Авырлыклар да, кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтмәгән. Авыр сугыш һәм...

Урмандеево авылында гомер итүче Анна Васильева үтә дә тыйнак, сабыр кеше.

Соңгы елларда ул бары тик якын кешеләре белән генә аралаша, чөнки яше дә бара, исәнлеге дә тыныч тормыш итү рәвешен таләп итә. 90 еллык гомер дәвамында пенсионер әби күпне күргән. Авырлыклар да, кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтмәгән. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән яшьлек еллары иң әче, ачлы-туклы, хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр иткән чор буларак хәтерендә сакланып калган. Анна Федоровна дус кызлары, авылдашлары белән "олы юл" дип аталучы Аксубай-Чистай автотрассасын төзүдә катнаша. Аннан соң гомер буена сыер савучы булып эшли.
Тормыш кора, әмма ире үлеп китә. Дүрт ул тәрбияләп үстерә, ләкин әче язмыш аңа улларын югалту хәсрәтен дә кичерергә мәҗбүр итә. Картлык көнендә әби үз куллары белән төзегән йортында ялгызы гына торып калган. Дистәләгән еллар дәвамында хуҗабикәсен җылытып торучы йорты да искереп килә инде. Ләкин Анна Федоровнага нигезе бик кадерле, шуңа күрә туганнарының кыш чыгарга үзләренә чакыруларын кабул итми ул. Анна Федоровна социаль хезмәткәр Маргарита Васильева карамагында.
Аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәргә килгән кунакларны ул йорты янындагы эскәмиядә каршы алды.
- Хөрмәтле Анна Федоровна, без чын күңелебездән Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык һәм иминлек телибез! - дип белдерде аны котларга килгән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, юбиляр әбигә чәчәкләр, районнан күчтәнәчләр тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, Урмандеево авылы ветераннар советы рәисе Владимир Семенов та бәйрәм гаеплесен юбилее белән котладылар.
- Чын күңелдән рәхмәт сезгә! - дип дулкынланып рәхмәтләрен белдерде әби. Үзенә шул кадәр игътибар күрсәтүгә өйрәнмәгән шул ул.
Өстәл артында әңгәмә барышында туганнары аның авыр тормыш юлы үтүе хакында бәян иттеләр. Якыннары аны ташламыйлар - һәрдаим хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев