Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр һәм язмышлар

Әти-әнисе тәрбия биргән, диңгез флоты чыныктырган

Иске Ибрай авылыннан аксакал Вәлиәхмәт Сафиуллин Яңа ел алдыннан 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилейлы туган көнендә аны район җитәкчесе Камил Гилманов һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котладылар.

– Үз вакытында Сез районны электрлаштыруның чишмә башында тордыгыз. Социаль, агросәнәгать комплексы объектларында һәм авылдашларыгызның өйләрендә Ильич лампочкаларын кабыздыгыз. Сез авылда да, районда да хөрмәткә һәм ихтирамга лаек кеше, иминлек һәм матур картлык Сезгә, Вәлиәхмәт Мингата улы, – дип теләде район җитәкчесе.

Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та юбилярга үзенең теләкләрен җиткерде.

Кунаклар юбилярга 75 яшьтән артыкны биреп булмасын билгеләп үттеләр, ул бүген дә хуҗалык эшләрен үзе башкара, балык тотарга йөри, тавыклар асрый. 12 ел дәвамында ул 60 ел бергә тату гомер кичергән, урын өстендә яткан хатынын кашык белән ашатып, тәрбияләп карап торган. Якын кешесен карауны беркемгә дә ышандырасы килми аның, Аллаһы Тәгалә каршында биргән вәгъдәсен тормыш иптәшенең соңгы сулышына кадәр үти.

Валиәхмәт Мингата улы тормыш иптәше аяктан егылганчыга кадәр, мәчеткә биш вакыт намазга йөргән, озак еллар гыйбадәт йортында кассир вазыйфасын үтәгән. Хәзер дә җомга намазын калдырмый. Кешеләр турында кайгырту – аның холкына хас төп сыйфат. Ул бер генә авылдашын да игътибарыннан калдырмый, авырып киткән авылдашларының хәлләрен белә, ярдәм кирәк булганда беренчеләрдән булып булыша.

– Мин биш ел диңгез флотында Жданов исемендәге крейсерда хезмәт иттем, ул чакта бердәм Советлар Союзы иде. Бу – ныклы дуслык, үзара ярдәмләшүнең бәһасез тәҗрибәсе, – дип искә алды Валиәхмәт Мингата улы.

Юбиляр ялгызы яши, әмма аның йорты тәрәзәләрендә һәрвакыт ут яна. Үзе сөйләгәнчә, бик иртә тора, кышын кар чистарту өчен, җәй көннәрендә кояш кыздырганчыга кадәр бакчада эшләү өчен. Һәр иртә уллары һәм кызы белән сөйләшми калмый. Инде үзләре дә олыгаеп барган балалары, бу – бер йола кебек, аны бозарга ярамый, диләр. Иртәнге сигезгә кадәр аларның һәркайсы әтиләренә шалтыратып, аның хәлен белешә, аларның гаиләләрендә яңа туган көн әтиләренең хәерфатихасыннан башлана. Бабакайның ике улы Аксубайда яши, әтиләре янына еш кайталар, калганнары – мөмкинлек булганда. Алар өчен әти һәм бабай – һәрнәрсәдә абруй – тормышта да, хезмәт сөючәнлектә дә.

Аңа киңәш сорап шалтыраталар, янына киләләр, аның зирәк һәм үтемле киңәшләре кешеләргә тормышта ярдәм итә.

– Әти авылда үзе генә яши, тик аның янәшәсендә социаль хезмәткәр – ул безнең күршебез Гөлсем Ибраһимова, һәрчак янәшәдә булганы өчен без аңа чиксез рәхмәтле, – ди улы Ринат. – Ул диңгезчеләр чыныгуы алган, сәламәтлеге Ходайга шөкер. Безнең нәселдә озак гомерлеләр бар, карт әти белән карт әниебез йөзгә кадәр яшәделәр.

Кунаклар тантана сәбәпчесенә йөзгә кадәр яшәргә язсын дип теләделәр. Юбиляр бу теләкне үтәргә, ә якыннары гаилә башлыгы гасырлык юбилеен исәнлектә каршы алсын өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев