Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шөкер итеп гомер кичерә

Иске Ибрай авылында яшәүче Ризвановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйганы билгеләп үттеләр.

Гаиләнең ак әбисе Зәкия Харис кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен мул табын артында, ничәмә-ничә еллар буена бергә иңгә-иң куеп яшәгән якыннары, кадерле кешеләре – улы, килене, туганнары һәм күршеләре белән каршы алды. Аларга рәсми кунаклар да кушылды.
– Район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен куйган  фидакарь хезмәтегез, халык хуҗалыгын яңартуга керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип белдерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул пенсионер әбине юбилее белән тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлау юлламасын укыды, районнан чәчәкләр, бүләкләр һәм тәм-томнар пакеты тапшырды.
Зәкия әбине Иске Ибрай авыл  җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та тәбрикләде. 
– Сезгә дә исәнлек телим! – дип рәхмәт укыды бәйрәм гаеплесе.
Зәкия Харис кызы гомере буена колхозда хезмәт куйган, авыр эштән курыкмаган. Тормыш иптәше Хафиз Закир улы белән 50 елдан артык тату гомер иткәннәр (ул 2004 елда вафат булган). Сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, аларны аякка бастырганнар. Зәкия Харис кызының 16 оныгы һәм шул кадәр үк оныкчыгы үсеп килә. Балалары төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, газиз кешеләре янына еш кайталар. Зәкия Харис кызы улы Минвәгыйз гаиләсендә гомер кичерә. Килене Минзифа әбине тәрбияләп, карап тора. Бәйрәм гаеплесе тормышыннан канәгать һәм шат. Якыннарының игелеге һәм игътибары, бәхетле картлыгы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев