Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шаян әби

Иске Ибрай авылында яшәүче Миннеруй Хәсәнҗан кызы Гатауллина шул көннәрдә юбилеен бәйрәм итте. 90 яшь тулган көн - ул картлыкны сәламәтлек белән каршылау турында сөйли. Иске Ибрай авылында юбилярлар күп, шуларның берсе Миннеруй Гатауллина. Ул озын гомерлеләр нәселеннән. Миннеруй Хәсәнҗан кызының әнисе дә унынчы дистәне ваклаганчы яшәгән, энеләренең берсенә -...

Иске Ибрай авылында яшәүче Миннеруй Хәсәнҗан кызы Гатауллина шул көннәрдә юбилеен бәйрәм итте.
90 яшь тулган көн - ул картлыкны сәламәтлек белән каршылау турында сөйли. Иске Ибрай авылында юбилярлар күп, шуларның берсе Миннеруй Гатауллина. Ул озын гомерлеләр нәселеннән. Миннеруй Хәсәнҗан кызының әнисе дә унынчы дистәне ваклаганчы яшәгән, энеләренең берсенә - 89, икенчесенә 84 яшь, сеңлесе 77 яшендә.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килде. Алар хезмәт ветеранына, тыл хезмәтчәненә район җитәкчелегеннән гөлләмә, бүләкләр тапшырдылар.
Миннеруй Хәсәнҗан кызы мәктәп яшеннән үк колхозда эшли башлый. Ун ел буена яшьтәшләре белән бергә басуда хезмәт куя, урак ура. Сугыш вакытында колхоз кырларын атлар белән дә, үгезләр белән дә сөрә, сыерлар көтә, савымчы булып эшли, ат җигеп кырчыларга ашарга илтә.
1941 елда әтисен фронтка алалар. "Көтегез, тиздән кайтырмын", - дия дә, ишекне яба ул вакытта Хәсәнҗан. Шуннан соң гаиләсе аны бүтән күрми. Хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә. Әниләре гомере буена иренең кайтуын көтеп яши. Бары тик күптән түгел генә Хәсәнҗанның оныкчыгына бабасының әсирлеккә эләгүе, концлагерьдә булуы һәм Брянск янында туганнар каберлегендә җирләнүе хакында мәгълүмат табу мөмкин булган.
Миннеруй Хәсәнҗан кызы Горький, Свердловск, Мәскәү өлкәләрендә ике ел торф чыгаруда эшли.
- Казак, үзбәк хатыннары белән иңгә-иңне куеп эшләдек, - дип сөйли юбиляр. - Мохтаҗлык кичерсәк тә тату яшәдек.
Аның бай эчтәлекле хезмәт биографиясендә Самара заводында крановщик һәм фрезеровщик һөнәрләре дә бар.
1964 елда авылдашы - өч бала белән тол калган Ибраһимга кияүгә чыга. Гатауллиннар гаиләсе менә шулай барлыкка килә. Тагын ике сабый дөньяга килә. Ибраһим төзелеш бригадасын җитәкли, балта остасы була. Ибрай авылындагы төп объектлар - мәктәп, клуб, идарә биналары ул эшләгән елларда төзелә.
Язмышына тигән кыенлыклар аша горур үткән Миннеруй Хәсәнҗан кызы бүген дә авырлыклар алдында тез чүкми.
- Ярый әле яшь чагымда дөньяны күреп калдым, хәзер әллә кая ерак китеп булмый, - дип шаярта әби. Аның тормыш сөючәнлегенә, җор теллелегенә ис китәрлек. Әлбәттә инде, балалык чорында да, үсмер чакта да салкын товар вагонында йөрүләр яки ач килеш көнне-төнне ялгап бил бөгүләр бер дә кызык булмаган.
- Шуңа күрә озак яшидер дә инде безнең буын, - дип елмая әбекәй.
Әйе, шулай булсын, сәламәтлектә озын гомер кичерергә язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев