Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сәрия Гарипова өчен авыл тормышында катнашу яшәү чыганагы кебек

Шәрбән авылында мәгариф ветераны Сәрия Гарипованы авыл тормышында актив катнашучы битараф булмаган кеше буларак та беләләр.

Җирлек башлыгы Дамир Шәрифуллин сүзләренә караганда, аның инициативасы белән көз көне зиратта кирәк-яракларны саклау өчен хуҗалык йорты барлыкка килгән, шулай ук яңа металл капкалар ясалган, алар кар эрегәч урнаштырылачак.

– Гомумән алганда, минем хезмәтем авыл зираты территориясен төзекләндерү өчен акча җыю тәкъдиме белән авылдашларыма мөрәҗәгать итүдән тора, – ди Сәрия Хәсәнҗан кызы. – Һәм үземнең тиешле счетка күпме сумма күчерүемне күрсәттем. Безнең авылда халык тату һәм шунда ук минем мөрәҗәгатемә җавап итеп акчалар килә башлады. Һәрвакыттагыча Ринат Ситдыйков, Зөлфия Гатина һәм Ришат Камаев аеруча зур өлеш керттеләр. Зират өчен капка әзер, хәзер аларны урнаштыру өчен язны көтәбез.

Өч ел элек иренең кинәт вафатыннан соң, Сәрия Хәсәнҗан кызы озак вакыт хушына килә алмый яши. Казанда торучы кызлары һәм улларының кайгыртуы гына аңа кабат үз халәтенә һәм тормышка кайтырга ярдәм итә. Шуннан соң гына ул бушап калган йортына кире әйләнеп кайта ала. Авылда аның кайтуына сөенәләр. Шәрбәндә һәр гаиләдә аның элеккеге укучылары яки тәрбияләнүчеләре бар бит. Сәрия Гарипова уналты ел башлангыч мәктәптә эшли һәм егерме ел балалар бакчасын җитәкли.

Шулай да ветеранга җиңел булмый, аның өчен вакыт туктаган кебек була. Ул чакта Сәрия Хәсәнҗан кызы тирәсендә шундый ук битараф булмаган авылдашлар скандинавия йөрешен үзләштерү өчен берләшә. Бу һәркемне җәлеп итә һәм вакыт узу белән хатын-кызлар үзләрен яхшырак хис итә башлыйлар. Ветеран-педагог мөстәкыйль рәвештә гарәп телен өйрәнә һәм бүген Коръәнне үзләштерергә теләүчеләр белән шөгыльләнә.

Бер ел элек, 24 февральдә Россия армиясе офицеры – улы Илназ Украинадан шалтыратып, махсус хәрби операция бурычын үтәүгә керешүе турында хәбәр иткәч, ананың йөрәге тагын көтеп яши башлый. Вакыт узсын өчен кул эшен үзләштерә. Әбиләренә ешрак килә башлаган оныклары яшәү көче һәм иртәгәсе көнгә ышаныч бирәләр.

Түбән Камада “Таиф” НК генераль директоры урынбасары булып эшләүче улы .... һәркөнне әнисенең хәлен белеп шалтырата.

– Бүген авыл тормышында катнашу минем өчен яшәү чыганагы кебек, – ди ветеран. – Авылдашларга һәм җирле хакимият органы җитәкчесенә аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев