Республика дәрәҗәсендә хөрмәтләделәр
Кешеләр һәм язмышлар

Республика дәрәҗәсендә хөрмәтләделәр

Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясендә “Ел спортчысы“ дип исемләнгән тантаналы чара узды.

Спорт елы нәтиҗәләре буенча анда Татарстан җыелма командаларының, спорт федерациясенең иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын хөрмәтләделәр.

Тантанага аксубайлылар да чакырылды. Болар – билбау көрәше буенча республика, Россия чемпионы исемен яулаган һәм күптән түгел Дөнья Чемпионы булган Ольга Шугаева һәм аның тренеры Александр Скворцов.

Көрәшче һәм аның тренерына лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Александр Скворцов фотосы.


Нет комментариев