Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Педагогика ветераны Гали Мөхетдиновка 95 яшь тулды

Бөтен гомерен ул Җирдә иң кирәкле, иң гүзәл һөнәргә багышлый, аның мәгънәсе «акыллы, игелекле, мәңгелек орлыклары чәчү»дән гыйбарәт.

Белем алу хыялы Гали Мөхетдиновны туган авылы Иске Кармәттә дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң Иске Ибрай мәктәбенә алып килә.

–Укытучымның язмышы – ул ил тарихы һәм язмышы, – дип сөйли педагог-ветеранның укучысы, Иске Кармәт башлангыч мәктәбе директоры Әлминә Шиһапова. Ул аның белән бергә үз заманының барлык кыенлыкларын һәм авырлыкларын кичергән.

Яшүсмер Иске Ибрайда сигезьеллык мәктәп программасын шулкадәр тырышып һәм ныклап үзләштерә ки, укуын тәмамлагач, аны укытучы итеп калдыралар.

Бер елдан соң инде педагогиканың үз бурычы икәненә ышанган Гали Мөхетдинов Чистайда квалификация күтәрү курсларында белемен арттыра.

Курсларны тәмамлагач, мәгариф бүлеге тарафыннан Иске Тимошкино мәктәбенә җибәрелә, анда ул вакытта 5 сыйныф ачыла. Белгечләр булмаганлыктан, яшь укытучыга барлык фәннәрне дә алып барырга туры килә.

Балалар укытучыларын шулкадәр яраталар ки, мәктәптән соң аңа китаплар белән портфельне ул яшәгән фатирның ишегалдына кадәр алып барырга ярдәм итәләр, ә иртә белән алар, мәктәпкә бергә бару өчен, өй янында көтеп торалар.

Гали Гинан улы дүрт ел Иске Тимошкино мәктәбендә эшли. Соңрак Яңа Дума мәктәбенә җибәрелә, аннан бер елдан соң үз авылы мәктәбенә уку эшләре буенча директор урынбасары сыйфатында кайта.

Гали Мөхетдиновның алдагы бөтен тормышы туган авылы белән бәйле, аның барлык өлкән халкы авыл мәктәбен тәмамлаган, димәк, аның укучылары да.

Узган җәйдә Гали Гинан улының хәләл җефете, ярты гасыр дәвамында авыл халкына медицина хезмәте күрсәткән авыл фельдшеры Әлфия Гариф кызы бакыйлыкка күчкән.

Гали Гинан улы бу югалтуны авыр кичерә. Юбилярга алга таба яшәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга кызы Алсуның гаиләсе Һәм оныклары ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, күп санлы шәкертләренең ярдәме, алар белән очрашу һәм рәхмәт сүзләре ветеранга көч бирә.

Остаз-укытучыма багышлана

Бүген остазымның туган көне,

Олуг бәйрәм – гомер бәйрәме.

Туганнары, якыннары хөрмәт итеп,

Аксакалга баш ияләр һәрберсе.

Туган көнең синең, укытучым,

Нинди матур тормыш сукмагың,

Сынауларны гадел, матур кичеп,

Үрнәк иттең һәрбер эшеңне.

Укытучым, нинди оста да син,

Дәресләрең һаман күңелдә.

Тарих дәресләрен укыттың син,

Хәтерлим әле бүген дә.

Мәктәп бакчасын да син гөл иттең,

Өйрәттең безне хезмәт сөяргә,

Агачларны яфрак бизи, сезне – хезмәт,

Дия торган идең, син безгә.

Гармун уйнарга да оста әле син,

Беләсең лә аның телләрен.

Моңлы, салмак кына итеп,

Китерәсең җырның көйләрен.

Киләчәктә тагын бик күп еллар,

Насыйп булсын сиңа яшәргә,

Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,

Калам шундый изге теләктә.

Әлминә ШИҺАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев