Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озын гомер–язмыш бүләге

Хезмәт ветераны Александра Анашкина күптән түгел туксан яшьлеген билгеләп үтте. Юбилей үтәсе көн иртәсе җылы һәм кояшлы иде. Кызы Елена табын корды. Ә төшке ашка беренче кунакларны каршы алдылар инде алар. Беренче булып бусагада «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесе администрациясе вәкиле Андрей Парфенов (рәсемдә) белән район газетасы корреспонденты пәйда булды. Ул...

Хезмәт ветераны Александра Анашкина күптән түгел туксан яшьлеген билгеләп үтте.


Юбилей үтәсе көн иртәсе җылы һәм кояшлы иде. Кызы Елена табын корды. Ә төшке ашка беренче кунакларны каршы алдылар инде алар. Беренче булып бусагада «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесе администрациясе вәкиле Андрей Парфенов (рәсемдә) белән район газетасы корреспонденты пәйда булды. Ул ветеранны юбилее белән котлап, аңа район башлыгы Камил Гилманов имзасы куелган Рәхмәт хаты тапшырды.
Александра Никифоровнаның тормыш юлы да ул буын кешеләренеке кебек җиңелләрдән булмый. Емелькино авылында туып үсә. Ул вакытта барлык балалар да мәктәпкә ирекле йөри алмау сәбәпле, аңа белем эләкми. Колхозда эшләп тамак туйдырырга кирәк була. Шулай итеп Александрага балачактан колхозда бил бөгәргә туры килә.
Аңа 8 яшь булганда әтисен бер гаепсезгә кулга алалар һәм ул өч елдан төрмәдә вафат була. Күп балалы гаиләгә көн күрүе бик авыр була.
1941 елда уналты яшьлек Александраны бер төркем кызлар белән бергә Биләргә механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. Аннан соң ике ел колхозда тракторчы булып эшли. Яшь Шура иртә таңнан караңгы төнгәчә трактор рычагы артында була, трактор моторы тынып калгач, ару-талуын да онытып, яшьләр янына биергә, җырларга, кичке уенга ашыга... Ул вакытта яшьләр шулай күңел ачалар.
Александрага ике ел Казанда дары заводында эшләргә туры килә. 1945 елда ул сугышта булып кайткан Михаил Анашкинга тормышка чыга.
Гаилә тормышын башлау да җиңелләрдән булмый. Кечкенә генә өйдә каенана һәм каенсеңел белән яшиләр. Үз йортлары еллар үткәч кенә пәйда була. «Аксубай» колхозында төрле эшләрдә эшли. Аннан соң механикалаштырылган звенода прицепщик була. Кышын терлекчелектә хезмәт куя. Шул вакыт эчендә бер-бер артлы җиде бала дөньяга килә. Балаларының барысы да кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсәләр. Александра Анашкина пенсиягә чыкканчы соңгы утыз елда сыер савучы булып эшли. Көчле холыклы, үҗәт хатын-кыз тырышып хезмәт куеп, берничә тапкыр Мәскәүдә ВДНХда район данын яклый.
Александра Никифоровна лаеклы ялга чыккач та 16 ел эшли әле, 66 елда гына эштән туктый ул. Хезмәт эшчәнлеге елларында алган бүләкләре дә бихисап аның. Гомере иртә өзелегән улы Владимирның балаларын тәрбияләргә булыша. Ул аларга күпме йөрәк җылысын, назын бирә, ә алар исә әбиләрен хөрмәтлиләр, ихтирам итәләр.
Аның 25 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Юбилей белән котларга барлык балалары, оныклары, туган - тумачалары җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ветеран Александра Анашкина