Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр һәм язмышлар

Оныкчыкларының балаларын күрү бәхетенә ирешкән

Карасу авылында яшәүче Кәримова Әбзалия Низаметдин кызына 90 яшь тулды.

Ветеранның балалары, оныклары һәм якын кешеләре өчен бу вакыйга чын бәйрәмгә әверелде. Әбзалия Низаметдин кызын якыннары бик тә яраталар һәм аның туксан яшьтә дә сәламәт һәм үзенең камил акылында булуына сөенеп туя алмыйлар.

Ветеранны истәлекле дата белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов та килде.

– Хөрмәтле, Әбзалия Низаметдин кызы, җәмгыять, район өчен куйган фидакарь хезмәтегез беркайчан да онытылмас, – диде ул. – Иртәгесе көн матур, тыныч булсын өчен сез сәламәтлегегезне дә, көчегезне дә кызганмый  эшләгәнсез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Чәчәк  бәйләме белән бергә ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район исеменнән бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин да котлауларга кушылдылар. Тәбрикләү мохите хөкем сөргәндә балаларының йөзләре кояштай балкыды.

Әбзалия Кәримова үзенең гомер юлында күпне күргән. Колхозда эшләгән – кырда, ындыр табагында бил бөккән, ир-атлар кулы җитмәгән чорда барлык авыр эшләрне башкарган. Авыл егетенә тормышка чыккан. Берничә ел торганнан соң, ирен армиягә алганнар.

Шәрифҗан Хамәткәрим улы хезмәткә чыгып киткәндә төзелеп бетмәгән өй һәм хатыны кулында ике бала кала. Өч ел ярым хезмәттән соң ире кайтып кергәндә йорт төзелеп беткән була инде.

Авырлыкларга карамастан яшь хуҗабикә өй төзелешен тәмамлый. Әбине бүген  балалары, 11 оныгы, 22 оныкчыгы һәм  оныкчыкларының өч баласы чолгап алган!

– Әниебез табигате белән эш сөючән кеше, – дип сөйли төпчек кызы. – Аның барысы да уңышлы килеп чыга. Бүген дә ул кул кушырып утырмый, бакчада да, өйдә дә эшли. Бәхеткә, хәтере әйбәт. Ул безнең һәрберебезнең телефон номерларын яттан белә.

Кызлары һәм уллары – әбинең төп терәкләре. Кышын алар әниләрен үзләренә алып китәләр, әмма җәен аның күңеле авылга тартыла. Кәримовларның йорты матур, зур, якты. Монда барлык уңайлыклар да тудырылган.

Балалары, оныклары һәрдаим кайтып йөриләр, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Якын кешеләренә тормыш итүе уңайлы, җиңел булсын өчен барысын да эшләргә тырышалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев