Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әниләренә яхшылык кына телиләр

Яңа Үзидә яшәүче Әфләтуновлар гаиләсендә истәлекле вакыйга булды.

Гаиләнең иң өлкән кешесе Нәбирә Шәфыйк кызына 90 яшь тулды. Бу вакыйганы йортта ике тапкыр билгеләп үттеләр – ул берничә көн алдан туган, тик туу турындагы таныклыкка соңрак теркәлгән. Бу көнне барлык балалары, оныклары, якыннары әти-әнисе өчен сөенергә, аңа мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтергә җыелдылар. Рәсми туган көнне юбилярны котларга район вәкилләре дә килде.

- Хөрмәтле Нәбирә Шәфыйковна, район җитәкчелеге исеменнән Сезгә илебез тарихындагы авыр елларда фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев.

– Сезне чын күңелдән әлеге истәлекле дата белән котлыйбыз. Сезнең буынның район үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Шундый матур сүзләр белән ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган Котлау хатын, район исеменнән чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов, социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана сәбәпчесенең балалары әниләре өчен зур шатлык һәм горурлык хисләре кичерделәр. Алар әниләренең ничек үскәнен, яшәгәнен беләләр, гаилә тарихы турында тәфсилләп сөйли алалар.

–  Әни бик иртә ятим калган, - дип сөйли улы Минсәлим. - Аның тормышы бик авыр була. Аны өлкән апасы Фатыйма тәрбияләп үстергән. Фатыйма апабыз озын гомер кичерде, 98 яшькә кадәр яшәде. Әниебезгә дә шундый ныклы саулык, бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Әнисе хөрмәтенә улы Мәккәгә хаҗ кыла. Киләсе хаҗны әнисен үстергән апасына багышларга ниятли. Бу гаиләдә традицияләрне хөрмәтлиләр һәм әниләре бәхетле булсын өчен барысын да эшлиләр.

- Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Без яшь чакта күп авырлыклар күрдек. Бүгенге кебек рәхәт тормыш турында хыяллана да алмый идек, хәтта. Барыгызга да бәхет телим, - диде тантана сәбәпчесе.

Авыл традициясе буенча Нәбирә әби кече улы гаиләсе белән яши. Яңа, матур йортта аңа яхшы һәм уңайлы. Аны кайгыртучанлык һәм игътибар белән тәрбиялиләр.

Нәбирә Шәфыйк кызы шушы авылда туып-үскән. Яшь чагыннан колхозда эшли. Сугыштан соң Әсәдулла Шәйдулла улына кияүгә чыга. Аларның тату-матур гаиләсендә өч ул һәм өч кыз үскән. Әти- әниләре намуслы хезмәт белән балаларына үрнәк булып торалар, аларга дини тәрбия дә бирәләр. Җиде ел элек әтиләре бакыйлыкка күчкән, хәзер аның рухына һәм балаларының бәхетен сорап Нәбирә әби догада утыра.

Бүгенге көндә Әфләтуновлар нәселенең дәвамы булып 20 онык һәм 45 онык чык тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев