Мәскәүдән – үткәнгә...
Кешеләр һәм язмышлар

Мәскәүдән – үткәнгә...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үтсә дә, ул чордагы вакыйгалар әле һаман хәтердән җуелмый. 1942 нче ел. Дошман гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша. Аксубайга Мәскәүдән ике яшьлек кызлары белән Журавлевлар гаиләсе күчеп килә. Ирле-хатынлы Журавлевлар институтта укыткан булганнар. Монда исә аларны Аксубай педучилищесына эшкә алалар. Тиздән бомбага тотылган Мәскәүдән безнең...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үтсә дә, ул чордагы вакыйгалар әле һаман хәтердән җуелмый.



1942 нче ел. Дошман гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша. Аксубайга Мәскәүдән ике яшьлек кызлары белән Журавлевлар гаиләсе күчеп килә. Ирле-хатынлы Журавлевлар институтта укыткан булганнар. Монда исә аларны Аксубай педучилищесына эшкә алалар. Тиздән бомбага тотылган Мәскәүдән безнең районга хатынының әти-әнисе, бабасы (башкала интеллигенциясе вәкилләре - вуз профессорлары), кече ир һәм кыз туганнары кайта...


Әлеге зур гаиләне Түбән Баланда авылына урнаштыралар. Профессорлар авыл мәктәбендә укыту белән бергә колхозга чәчү эшләрендә дә ярдәм итәләр.
Аксубай районында эвакуацияләнгән гаилә ике ел яши. Бу дәвердә укытучыларның яшь гаиләсендә тагын бер кызлары туа, аңа Анна дигән исем бирәләр. Югары Баландада яшәүче гаиләдә иң өлкән йорт башлыгы вафат була. 1944 елда, безнең армия фашистларны төньякка куганда, эвакуацияләнгән мәскәүлеләр башкалага яңадан әйләнеп кайталар һәм калган бөтен гомерләрен белем бирүгә, фәнгә, иҗатка багышлыйлар. Ул вакыйгаларның күпчелек шаһиты безнең арада юк инде, ни дисәң дә, җитмеш ел аз вакыт түгел. Әмма гаилә эвакуациядә яшәгән елларын һич тә онытмый. Нәкъ менә шул хәтер җебе, педучилище укытучыларының Югары Баландада туган кызларын, бүген исә мәгариф һәм фән ветераны Анна Журавлеваны һәм аның кызы Анна Берникованы Аксубайга алып килә! Хәзер Анна Николаевнага 72 яшь.


- Әнинең паспортында туган урыны Аксубай, дип язылган, - дип сөйли кызы Анна. - Минем бу төбәк турында күбрәк беләсем килде, аны картадан да эзләдем, хәтта. Һәм, ниһаять, интернет аша бабам белән әбием эшләгән гимназияне эзләп таптым. Бу якны кайтып күрәсем, карт бабамның каберенә барасым килде...


Күптән түгел аларның бу хыялы гамәлгә аша. Лицей директоры урынбасарлары Наталья Антохина һәм Татьяна Прохорова ярдәмендә Югары Баланда авылы зыярәтенә барып, бабаларының каберенә чәчәк бәйләме салалар. Аксубай белән танышалар, туган якны өйрәнү музеенда булалар. Ә инде гимназиягә килеп кергәч, аның диварлары михнәтле сугыш елларын хәтерләткәндәй була.


-Бу баскычлар буйлап әти-әнием дәресләр бирер өчен, кабинеттан кабинетка йөргәннәр бит инде, - дип әйтте Анна Николаевна күзеннән тәгәрәп төшкән яшь бөртеген дулкынланудан калтыранган кулы белән сөртеп.


Аксубай лицеенда кунаклар район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина белән таныштылар. Әңгәмә дустанә, тыныч шартларда һәм бик тә кызыклы булды. Очрашу соңында алар мәктәп музеена мөгаллим Журавлевлар турында истәлекләр, алар бастырган хезмәтләрне бүләк иттеләр. Әминә Кәримовна исә, үз чиратында, мәскәүлеләргә Василий Волковның "Туган ягым, Аксубай!" дип аталган китабын тапшырды. Мәскәү кунаклары Аксубайда ике көн тордылар һәм бу көннәр алар күңелендә мәңгегә калачак. Үзләре әйтүенчә, аксубайлыларның киң күңелле, кунакчыл булуларыннан, Татарстанның чәчәк атуыннан аларда бары тик якты тәэсирләр генә калган.


Нет комментариев