Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мөгаллим, мәрхәмәтле, сизгер кеше

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең муниципаль этабында районның иң яхшы хатын-кызлары катнашты.

«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты тәрбиячесе Татьяна Леонтьева чыгыш ясады.

Приютка эләккән һәр баланың үз тарихы, тормыш фаҗигасы. Аның өчен якын кеше, дус, киңәшче булыр, ата-анасыннан аермалы буларак, аңа дөрес юнәлеш бирер өчен иң яхшы кешелек сыйфатларына ия булырга кирәк. Татьяна Михайловна туры мәгънәдә югары класслы мөгаллимә, мәрхәмәтле, сизгер кеше, аңа балалар да тартыла. Ул үз тәрбиясендәге һәр бала өчен җаваплылык тоя.

Намуслы хезмәте өчен тәрбияче күптапкырлар ТР Социаль яклау министрлыгыннан бүләкләргә лаек булган. Ул «РИТЭК» ҖЧҖ социаль һәм мәдәни проектлар Бөтенроссия бәйгеләрендә «Экология», «Экологик әкият», «Спорт», «Воркаут мәйданчыгы – сәламәтлек мәйданчыгы» номинацияләрендә җиңү яулаган һәм шуның белән бергә үзенең тәрбияләнүчеләренә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү, спорт белән шөгыльләнү өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыра. 2021 елда «Тәмле-татлы Татарстан» балалар гастрономия туризмы фестивалендә төп призга лаек була. Үзенең иҗтимагый эше – район сайлау комиссиясе секретаре эшен дә ул бик яхшы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев