Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күп балалы ана хезмәттә һәрвакыт алдынгылар сафында була

Хадия Хөснетдинова Иске Татар Адәмсуы авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.

Барлык яшьтәшләре, сугыш балалары кебек үк, Хадия Җиһанша кызы да ил язмышын уртаклаша. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый. Яшүсмер кыз әнисе белән авыл хуҗалыгы производствосының төрле участокларында бил бөгә.

Авыр тормыш һәм хезмәт, ачлык-ялангачлык алты бала әнисенең сәламәтлеген какшата. Зур гаилә хуҗабикәсе 48 яшендә үлеп китә.

Хадия, ул вакытта аңа унтугыз яшь була, яшәү өчен акча эшләү теләге белән Пермьгә туганнары янына китә, анда эшкә урнаша. Тик өч елдан соң кыз кире авылга кайта.

1957 ел башында кияүгә чыга. Ире Тәбрис уңган-булган кеше була. Колхозда алдынгы комбайнчы булып таныла, хезмәт бүләкләре дә бихисап була аның.

38 ел бергә яшиләр, биш бала үстерәләр. Хадия, фермада савымчы булып эшләгәндә, сөт җитештерүдә даими рәвештә иң югары күрсәткечләргә ирешә. Социалистик ярышларда җиңүче буларак, КПСС район комитетының һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Шуның өстенә күп балалы ана өйдә, хуҗалыкта да һәрьяклап өлгер була, колхоз эшеннән дә калмый.

Хәтта лаеклы ялга чыккач та Хадия Җиһанша кызы колхозда эшләвен дәвам итә. Аның җаваплылыгын белеп, хезмәт ветеранын терлекчелектә бозау караучы булып калырга сорыйлар. Кирәк булганда, ул, элеккечә, төрле эшләрне башкарырга да чыга.

Ләкин тормыш итү – кыр кичү түгел. Ана кешегә бала хәсрәте – ике улы һәм кызын югалту әчесен дә татырга туры килә. Әмма бүген ул һәр туган таңны Аллаһы Тәгаләнең аңа ун оныгын һәм унсигез оныкчыгын күрү шатлыгын бүләк итүе өчен рәхмәт укып каршылый.

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм җирле хакимият органы җитәкчесе Энҗе Хөснуллина чын күңелдән котладылар. Тыл хезмәтчәне мәртәбәле кунакларның тәбрикләүләрен һәм бу көн истәлеге итеп тапшырылган бүләкләрне рәхмәт укып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев