Кунакларны җырлап каршы алды
Кешеләр һәм язмышлар

Кунакларны җырлап каршы алды

Иске Тимошкино авылында яшәүче Литталар гаиләсе йортның иң өлкән кешесе Клавдия Егоровнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тантанага районнан да кунаклар килде. - Хөрмәтле Клавдия Егоровна, сезне чын күңелдән бүгенге истәлекле көн белән тәбриклим, сәламәтлек, иминлек телим, - дип мөрәҗәгать итте хезмәт ветеранына район башлыгы Камил Гилманов. - Сез үзегезнең...

Иске Тимошкино авылында яшәүче Литталар гаиләсе йортның иң өлкән кешесе Клавдия Егоровнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тантанага районнан да кунаклар килде.

- Хөрмәтле Клавдия Егоровна, сезне чын күңелдән бүгенге истәлекле көн белән тәбриклим, сәламәтлек, иминлек телим, - дип мөрәҗәгать итте хезмәт ветеранына район башлыгы Камил Гилманов. - Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән район үсешенә зур өлеш керттегез, сезне балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында, сәламәт итеп күрү зур куаныч.

Район җитәкчесе РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән гөлләмә, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Клавдия Егоровна районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллиннан, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степановтан да юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Литталар гаиләсе башлыгын балалары, оныклары да котлады.

- Барыгызга да ныклы исәнлек, озын гомер телим, сезгә дә тормышка шатланып минем яшькә кадәр яшәргә язсын! - дигән фатихаларын бирде җыелучыларга тантана гаеплесе.

Клавдия Егоровна белән очрашу җылы, сөенечле мохиттә үтте. Әби үзенең тормыш юлын хәтерендә яңартты. Ул да яшьтәшләре шикелле кыенлыкларны җитәрлек кичерә. Бу авылга ул 1961 елда килә, тол ир, элеккеге фронтовик Петр Литтага тормышка чыга. Тормыш итүләре авыр булса да бер-берсен аңлап, тату яшиләр, колхозда көнне төнгә ялгап хезмәт куялар, балалар үстерәләр. Тугыз ел элек Клавдия Егоровнаның ире вафат була, улын да җирли. Бүген исә әби 10 оныгына куанып яши, алар аңа 7 оныкчык бүләк иткәннәр.

- Әни безгә балалар тәрбияләшергә бик нык ярдәм итте, - дип фикерләре белән бүлеште улы Андрей. - Хәзер исә оныкчыклары аның карамагында. Авырмыйча, озак яшәсен иде!

Литталар гаиләсе авылда үзләренең сәнгатькә гашыйк булулары белән яхшы таныш. Бу аңлашыла да, чөнки гаилә хуҗабикәсе үз вакытында безнең районга чуаш халык театрын булдыру өчен җибәрелгән була. Клавдия Егоровна элек үзе башкарган җырларның сүзләрен бүген дә яхшы хәтерли. Кунаклар алдында чуашча җыр башкарды ул. Уллары да, әниләренең сау-сәламәт булып, үзләре янәшәсендә булуына сөенеп, аның җырын күтәреп алдылар.


Нет комментариев