Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күпьеллык хезмәт өчен

Фоат Хәбибрахман улы Аюповка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фоат Хәбибрахман улы Яңа Кармәт авылында туып үсә. 1959 елда Аксубай райпосында эшли башлый. Баштан алты ел машина йөртүче булып эшли, аннан соң 22 ел дәвамында транспорт бүлеген җитәкли. Бер ел туган совхозында управляющий булып хезмәт куя. Лаеклы ялга җирле мәктәптән хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары вазифасыннан китә.

Тормыш юлдашы белән алты балага гомер бүләк итәләр, балалары халык хуҗалыгының төрле тармакларында абруй казанган кешеләр. Фоат Хәбибрахман улы бүген 14 оныгы һәм 6 оныкчыгы белән горурлана ала. Хезмәт ветераны авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, ул Яңа Кармәт мәчете имам-хатыйбы. Аны сиксәненче туган көне белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде. Ул аның белән мәчеттә гыйбадәт кылган вакытта күреште.

–  Без сезнең хезмәт батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Сез озак еллар авыл, район иминлеге өчен намуслы хезмәт куйдыгыз һәм бүген дә үсеп килүче буын өчен зирәклек һәм зыялылык өлгесе булып торасыз. Сезгә сәламәтлек һәм  иминлек телибез, балаларыгыз һәм оныкларыгызны сөендереп озын гомер кичерегез, – дигән теләкләрен җиткерде Камил Камал улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев