Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кирпеч заводында да эшли, ипи дә сала

Район җитәкчелеге шул көннәрдә хезмәт ветераны Зинаида Сивкованы юбилее белән котлады. Зинаида Петровна Иске Мокшино авылында дөньяга килә. Бала чагыннан авыр хезмәттә бил бөгә, сугыш һәм аннан соңгы елларда ачлыгын да, ялангачлыгын да үз җилкәсендә татый. Ундүрт яшьлек кыз өлкәннәр белән беррәттән кырда хезмәт куя, урманда агач ега. - Үгезләр...

Район җитәкчелеге шул көннәрдә хезмәт ветераны Зинаида Сивкованы юбилее белән котлады.

Зинаида Петровна Иске Мокшино авылында дөньяга килә. Бала чагыннан авыр хезмәттә бил бөгә, сугыш һәм аннан соңгы елларда ачлыгын да, ялангачлыгын да үз җилкәсендә татый. Ундүрт яшьлек кыз өлкәннәр белән беррәттән кырда хезмәт куя, урманда агач ега.

- Үгезләр җигеп басуга чәчүгә чыкканыбызны хәзер дә яхшы хәтерлим, - дип сөйли юбиляр. - Кырда безгә Җиңү турында хәбәр иттеләр. Без башыбыздан кызыл яулыкларыбызны салып, әләм итеп изәдек, бер-беребезне кочып, шатланып елаштык.

ФЗО мәктәбен үтеп, кирпеч заводында эшли башлый. Хезмәт сөючән яшь егет Петр белән танышалар. Гаилә коралар. Башта кызлары Тамара, ике елдан уллары Николай дөньяга килә. Гаилә өй төзүгә керешә. Әмма көтелмәгән фаҗига килеп чыга - йорт хуҗасы якты дөньядан китә. Тормыш кыенлыкларына бирешмичә, ир-атлар хезмәтен башкарып, Зинаида Петровна балаларына лаеклы тәрбия бирә, аларны аякка бастырырга үзендә көч таба. Кирпеч заводыннан соң ипи пешерү цехында, МСОда хезмәт куя. Ветеран хаклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Хуҗалык алып бара, кәҗә асрый, бакчасында ни генә үстерми ул. Күршесенең балаларын караудан да баш тартмый...

Юбилей көнне сүз Зинаида Петровнаның күрсәткән игелекләре турында гына барды да инде. Соңгы кисәк икмәгеннән дә кешегә өлеш чыгара, беркемне дә игелегеннән ташламый ул. Кемгә ярдәм кирәк, барысына да көченнән, хәленнән килгәнчә булышырга тырыша. Беркайчан да хезмәттән зарланмый, авырлыклар алдында тез чүкми, барысын да үз куллары белән булдыра. Язмыш та аңа карата юмартлык күрсәткән - иң кадерлеләре, газизләре: балалары, оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен, ихтирамын тоеп яши ул бүгенге көндә.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Зинаида Петровнаны 90 яшьлеге белән котлап, аңа ныклы исәнлек, якыннарының һәрвакыт шулай янәшәдә булуын, һәр туган таңның бары тик бәхет-шатлыклар гына алып килүен теләде, РФ Президентының бәйрәм котлавын ирештереп, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев