Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Йөз дә беренче язын каршы ала

Аксубай районында яшәүче үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Иске Ибрай авылыннан Наҗия Нургатин кызы Садыйковага йөз яшь тулды.

Әбекәйне гасырлык юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, җирлек башлыгы Мансур Минигулов һәм депутат Олег Морозовның ярдәмчесе Ольга Миронкина котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Наҗия Нургатин кызы – Үзбәкстанның атказанган укытучысы, ул Коканд каласында 40 елдан артык рус теле укыткан. Аның гомуми хезмәт стажы ярты гасырдан артык тәшкил итә.

Юбиляр ун ел элек улының гаиләсе белән Үзбәкстаннан Иске Ибрай авылына күчеп кайткан. Наҗия Нургатин кызы Чистай районында туып үскән. Мәктәптән соң Казанга апасы янына яшәргә китә, анда 16 яшеннән дары заводында эшли башлый.

Сугыштан соң башкалада үзенең язмышын – Әгерҗе районы егетен очрата. Ире белән ярты гасырга якын тату гомер итәләр. 1951 елда яшь гаилә Үзбәкстанга яшәргә китә.

Наҗия Нургатин кызы анда Фәрганә педагогия университетын тәмамлый һәм укытучы булып эшли башлый. Ир белән хатын биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1990 елда ул тол кала.

– Әни ихтирамга лаек укытучы иде, үзбәк балаларына рус телен укытты, – ди юбилярның улы Марат. – Үзбәкстанда милли йолаларны кадерләп саклыйлар һәм башка милләтләр мәдәниятенә ихтирам белән карыйлар.

Наҗия Нургатин кызы аз сүзле, ул кунакларга үзенә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт кенә укыды. Якыннары әниләренең, әбиләренең бик позитив, ихлас күңелле кеше икәнен билгеләп үттеләр. Гаиләнең өлкән кешесенә аерым кайгырту белән карыйлар. Һәр яшәлгән көн аңа тормыш шатлыгы китерә. Ул һәр көнне саф һавага чыга, бәхетле озын гомер биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.

Бәйрәм сәбәпчесен йөз яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Наҗия Нургатин кызына күңел көрлеге теләде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Хатын-кыз өчен иң яхшы бүләк – чәчәк дип юкка гына әйтмиләр. Наҗия Нургатин кызы бәйләмне күкрәгенә кысып, чәчәкләрнең хуш исен иснәде. Бусагада – аның тормышындагы йөздә беренче яз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев