Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игезәк туган Сафиннар: «Без тышкы кыяфәтебез белән дә, холкыбыз белән дә бер-беребезгә охшамаган»

Шәрбәннән игезәк туган Сафиннарны районда гына түгел, республикада да беләләр.

Утыз биш яшьлек игезәкләр – Илсур һәм Илнур Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре. Илсур – кизү частенең оператив кизү торучысы, Илнур – җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән уполномоченный. Бертуган Сафиннар – авыл һәм район Сабан туйлары көрәшчеләре, ЭЭМ линиясе буенча уздырыла торган милли көрәш буенча гына түгел, ә башка спорт төрләре – самбо, дзюдо, волейбол, футбол буенча ярышларда да катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.

Күбесе аларны аермый, әмма алар бөтенләй төрле.

– Илсур миннән 15 минутка иртәрәк туган, аны өлкәнрәк дип саныйм, ул җитдирәк, авыррак, – дип сөйли Илнур. – Әлбәттә, эштә дә, бил алышу келәмендә дә, барлык туганнар кебек, бер-беребез өчен борчылабыз.

Игезәк Сафиннар – үз нәселләрендә беренче игезәкләр. Туганнары һәм хезмәттәшләре, Илнур – күпкә йомшаграк, Илсур – җаваплырак, дип билгеләп үтәләр. Аларның әти-әниләре – авыл хезмәтчәннәре, Гөлсинә Вәли кызы һәм мәрхүм Минсәлих Талип улы, игезәк малайлары һәм тагын өч уллары арасында бер-берсенә карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр.

– Безнең гаиләдә биш малай тәрбияләнеп үсте. Без аларны хезмәт белән, шәхси үрнәктә тәрбияләдек. Игезәкләр – төпчекләре, бәлки аларга гына бераз йомшаграк булганбыздыр. Аларны карашуда өлкән туганнары ярдәм итте. Бер үк төрле киендердек, әмма бу аларның холкында да, дөньяны кабул итүдә дә чагылмады. Әмма алар барыбер икесе ике төрле. Тик икесе дә бер үк төрле кайгыртучан һәм игътибарлы, – дип сөйләде игезәкләрнең әниләре Гөлсинә Вәли кызы.

Кайчандыр мәктәптә инша язганда Илнур полиция хезмәткәре булырга хыяллануы турында бәян итә. Илсур да һәрвакыт органнарда хезмәт итәргә хыяллануын белдерде. Алар мәктәптә яхшы укыйлар, аны тәмамлаганнан соң Алабуга махсус урта милиция мәктәбенә укырга керәләр. Һөнәр сайлауда әниләре линиясе буенча абыйлары, полиция бүлегенең элеккеге хезмәткәре, бүгенге көндә мәрхүм Рафыйк Насретдновның да өлеше зур була.

– Әти белән абый безне үзара көрәштерәләр иде. Алар безнең беренче тренерларыбыз. Безгә җиңелрәк, без һәрчак икәү шөгыльләнәбез. Бил алышуда икәү көч сынашканыбыз да бар. Әнинең икебез өчен дә бер үк төрле борчылуын беләбез. Тик кайсыбыз гына җиңсә дә, үзең өчен түгел, ә туганың өчен күбрәк шатланасың, – ди Илсур.

–Безгә кыены да, назы да бертөрле эләкте, – дип шаярта Илнур. – Без бик шук идек. Бала вакытта да, үсмер чакта да безне бертөрле киендерделәр, хәер зәвыгыбыз да бертөрле иде. Хәзер дә, нәрсә дә булса сайлаганда, бер-беребезгә шалтыратабыз, әгәр дә икебезгә дә ошый икән, ике комплект алабыз.

Илсурның да, Илнурның да үз гаиләләре бар. Игезәкләрнең кызчыклары – Камилә һәм Эльза үсеп килә, алар да бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Әтиәниләре салган барлык йолаларны да алар үз гаиләләрендә дәвам итәләр.

Аларның икесе дә игезәк уллар турында хыяллана, Сафиннарның нәселе көрәш келәмендә дәвам итсен өчен, аларны, һичшиксез, спортка бирергә тели. Ә һөнәргә килгәндә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Тик Илсур һәм Илнур монда да династиянең дәвам итүен телиләр.

Бүлек җитәкчесе дә игезәк Сафиннар турында уңай бәя бирә. Бу 14 ел элек, игезәкләр хезмәткә килгәч, аларны аера алмаганнар. Ә хәзер бөтенесе дә, алар тышкы яктан бер-берсенә охшамаганнар, дип белдерәләр. Гәрчә, э штә барысына да үрнәк булсалар да.

– Илсур һәм Илнур – бик җаваплы хезмәткәрләр, аларга һәрвакытта да таянырга була. Хезмәтне, шәхси вакыт белән исәпләшмичә, намуслы алып баралар, – дип характерлады Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Игезәк Сафиннар кебек хезмәткәрләребез күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев