Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташыбыз 1945 елда Җиңү парадында катнашкан

40 һәм 55 еллар үткәч Алмас Мәхмүт улы тагын ике тапкыр парад сафында Кызыл мәйдан буйлап атлау бәхетенә лаек була.

– Алмас Мәхмүт улының тормышы да мавыктыргыч фильм кебек, дип яза үзенең «Аксубайлылар – Ватанны саклаучылар» дигән китабында офицерларның берничә буынын тәрбияләгән педагогика ветераны Николай Янилкин.

Фронтта Алмас Әдһәмов Бөек Ватан сугышы башланганның беренче көннәрендә үк була. 1941 елда Ржев янында сугышка керә. Яңа Ибрай авылында туган егет сугыш башланыр алдыннан Урал индустриаль институтына укырга керә. Әмма сугыш алдыннан стипендияләр гамәлдән чыгарылганлыктан, җан асрау өчен башка чарасы булмаганлыктан, Алмас Свердловск хәрби пехота училищесына күчәргә карар итә. Сугыш башлану сәбәпле, анда уку срогы кыскартыла, һәм Алмас Әдһәмов лейтенант званиесендә Сарапул янына яңа оешкан дивизиягә җибәрелә. 1941 елның декабрендә дивизия Калинин янында сугышчан чирканчык ала.

Аннан соң Ржев, Сычевка янында канкойгыч сугышлар була. Алмас Әдһәмов взвод командиры һәм пулемет ротасы командиры урынбасары вазыйфаларында сугыша. 1942 елның февралендә якташыбыз беренче тапкыр яралана. Дәваланганнан соң – янә Калинин фронты.

1944 елда тәҗрибә туплаган офицер Балтыйк буе фронты составында көрәшә. Сугышны капитан званиесендә тәмамлый, Кызыл Йолдыз ордены һәм хәрби медальләр белән бүләкләнә. Берникадәр вакыт 2 гвардия Таманск дивизиясе составында батальон командиры урынбасары булып хезмәт итә.

1961- 66 елларда ГДРда Совет гаскәрләре төркемендә мотоукчылар полкы командиры вазифасында хезмәт итә. 1971-73 елларда Алмас Әдһәмов – Оборона министрлыгының «Военный вестник» журналы баш мөхәррире. 1973 елдан якташыбыз СССР Оборона министрлыгының Баш инспекциясендә эшли. Аннары, 1987 елда отставкага киткәнче, СССР Оборона министрлыгының Үзәк аппаратында төрле вазифаларда хезмәт куя. Бу елларда аңа генерал-майор званиесе бирелә.

Алмас Әдһәмовның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган мәктәп музее экспозицияләрендә ул язып калдырган: «Кадерле балалар! Укыгыз, уңыш сезгә, һичшиксез, киләчәк. Сез үз хезмәтләрегез белән туган авылны һәм кече ватанны данларсыз дип ышанам!» – дигән язма бар 5 майда Яңа Ибрай авылында күренекле якташыбызның тууына 100 тулуга багышланган чара узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев