Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Иң газиз кешебезгә әверелде

Емелькино авыл җирлегенә кергән Сосновка авылында гомер кичерүче Раиса Петровна Седовага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга килгән район, Социаль яклау идарәсе җитәкчеләре күпсанлы кунаклар арасында кайсының юбиляр әби икәнен башта аңламадылар. Чәчләрен үреп куйган төз гәүдәле әби кунакларны каршы алырга әзерләнеп, барысын да гажәпкә калдырып, бәйрәм өстәленә...

Емелькино авыл җирлегенә кергән Сосновка авылында гомер кичерүче Раиса Петровна Седовага 90 яшь тулды.



Аны олы юбилее белән котларга килгән район, Социаль яклау идарәсе җитәкчеләре күпсанлы кунаклар арасында кайсының юбиляр әби икәнен башта аңламадылар.


Чәчләрен үреп куйган төз гәүдәле әби кунакларны каршы алырга әзерләнеп, барысын да гажәпкә калдырып, бәйрәм өстәленә төрле камыр ризыкларын да үзе әзерләгән.


- Һәрвакыт йөрәгем ничек куша, күңелем ничек тели, шулай яшәдем, умартачы да, сөт җыючы да, колхозда ындыр табагы мөдире дә, хастаханәдә урын-җир әйберләре бирүче булып та эшләдем, - дип уртаклашты юбиляр әби. - Нефтеразведка Югары Баландага күчкәч, шунда эшкә кердем. Нишлисең бит, барысы да эштә, вакыты шул иде. Һәр чорга үзенеке. Һәр хатын-кызның бәхете гаиләсендә һәм балаларында. Раиса Петровна үзен икеләтә бәхетле саный - аның яраткан ире һәм тәрбиягә алган алты баласы булган. Тик аның ачык күңеле һәм изге йөрәге "ана" сүзен генә сыйдырып калмыйча, бик күпне күргән.


Туксан яшьтә дә ничек сәламәт яшәргә дигән сорауга Раиса Петровна тыйнак кына җавап бирде: "Балалар һәм оныклар исәнлеге өчен дога кылырга". Әлеге гап-гади сүзләрдә чып-чын рус хатын-кызының зирәклеге чагылыш тапкан. Аның тормышында бик күп киртәләр очраган. Сугыш чоры яшүсмерләре авырлыкны бик күп татыганнар. Сугыштан соң да җиңел булмаган. Беренче ире белән бергә егерме ел яшәгәннәр. Тик иң якын һәм кадерле кешесе - әнисе авырып киткәч, ул төпле карарга килеп, Кармәткә әти-әнисе йортына күченеп кайткан, чөнки ире һәм кайнанасы аның еш кына өйдә булмавына тискәре мөнәсәбәт белдергәннәр. Сигез ел барысын да онытып һәм онытылып Аксубайга йөреп хастаханәдә эшләгән, авыру әнисен караган. Әмма барыбер хатын-кыз бәхете бар бит ул. Ул үз бәхетен районның танылган умартачысы, озын буйлы, чибәр тыл ир Григорий Миндоров йөзендә күрә. Әлеге бәхеткә ирнең алты баласының да өстәлүеннән курыкмаган, ә кечесе Димага ул вакытта бары тугыз яшь булган.


- Ничек аларны яратмаска мөмкин булсын соң? - дип шакката Раиса Петровна. - Алар бит шундый ягымлылар иде. Әниләрен юбилее белән котларга кайткан Надежда һәм Дмитрий аның беренче көннән үк үз әниләре кебек якын һәм газиз кешегә әверелүен билгеләп үттеләр.


- Әдәпле, тыйнак, ягымлы, кунакчыл, - кызы Надежда авызыннан матур сүзләр бер-бер артлы явып кына торды.


Юбилейга кайткан оныклары һәм балалары, Раиса Петровнаны кочаклап, чын күңелләреннән тәбрикләделәр, ул дөрестән дә күпсанлы туганнары тарафыннан күркәм күңеле өчен хөрмәт казанган. Раиса Петровнаның сәләтләре күп - аның искиткеч чиста яңгырашлы тавышы, ул калиграфик почерк белән шигырьләр яза, ә өйдә күп санлы кул эшләре, ул үзе белгән һөнәрләргә балаларын һәм туганнарын да өйрәтә.


Раиса Петровна иң өлкән газета укучыларыбызның берсе, ул районда барган бөтен вакыйгалар белән газета аша танышып, аларны анализлап баруы белән район башлыгы Камил Гилмановны таң калдырды.


- Сез, чыннан да, район тормышына битараф түгел, кече ватанның чын патриоты, яшегез олы булуга карамастан бик җитез, сезнең өчен әйләнә-тирәдә барган вакыйгалар барысы да бик кызыклы, - дип билгеләп үтте ул, юбилярга Владимир Путин котлавын тапшырып. Әлеге котлауларга Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, җирлек башлыгы Нина Михайлова, авыл аксакаллары да кушылды. Безнең газета да үзенең актив укучысын тәбрикли һәм аңа сәламәтлек һәм озын гомер тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев