Әфган сугышында Аксубайдан җиде егет һәлак булды. Болар Мансур Гыйззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхат Насретдинов, Фәрхат Сәйфуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов. Алар турындагы истәлекне сугышчыларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, егетләр белем алган мәктәпләрдә урнаштырылган хәтер стендлары саклый. Һәлак булган сугышчыларның берсенең дусты - Азат Әхмәтханов һәм Яр Чаллыдагы сугышчы-интернационалчылар...
Әфган сугышында Аксубайдан җиде егет һәлак булды.
Болар Мансур Гыйззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхат Насретдинов, Фәрхат Сәйфуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов. Алар турындагы истәлекне сугышчыларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, егетләр белем алган мәктәпләрдә урнаштырылган хәтер стендлары саклый. Һәлак булган сугышчыларның берсенең дусты - Азат Әхмәтханов һәм Яр Чаллыдагы сугышчы-интернационалчылар туганлыгы Әхат Насретдинов һәм аның авылдашының истәлеген ташка уеп мәңгеләштерергә карар кылганнар. Шимбә, 22 июль көнне ярчаллылылар Яңа Ибрай авылына кайтып, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре яшәгән йорт диварларына истәлек плитәләре урнаштырачак. Чарада катнашырга сугышчы-әфганчылар, район халкы чакырыла. Чара 11 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев