Хезмәтчәнне котладылар
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтчәнне котладылар

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Екатерина Тихоновна Андреевага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова юбилярны бәйрәме белән котларга килделәр. Матур гадәт буенча Камил Гилманов Екатерина Андреевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде,...

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Екатерина Тихоновна Андреевага бу көннәрдә 90 яшь тулды.

Район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова юбилярны бәйрәме белән котларга килделәр. Матур гадәт буенча Камил Гилманов Екатерина Андреевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул фидакарь хезмәте, тормыш авырлыкларын җиңүдә батырлык һәм чыдамлылык күрсәткәне өчен юбилярга рәхмәт белдерде. Надежда Айдова да тылдагы авыр хезмәте, кече ватанына тугрылыгы өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кунаклар Екатерина Тихоновнага исәнлек-саулык, озын гомер һәм якыннарының игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр.

Юбиляр Иске Үзи авылында туып үсә. Колхозда төрле эшләрдә, мәктәптә җыештыручы булып эшли. Сугыш еллары иң авыр чор була. ТАССР актив тыл үзәге булганга, авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлеше - йон, ит, бәрәңге һәм яшелчәләр фронтка озатыла. Балалары әниләре сөйләгәннәрне әле дә хәтерлиләр: "Кырдан кайтып та керми идек, ялсыз, берничә сменада 17шәр сәгать эшләдек. Хәлдән таеп егылган чаклар да булды, кырда ук йокыга китеп ике-өч сәгать ял итеп алгач, арыган иптәшләребезне алмаштыра идек".

Екатерина Тихоновнаның ире Петр Макарович сугышта катнашкан, аннары колхоз рәисе булып эшләгән. Андреевлар авылда хөрмәткә ия кешеләр. "Уңган, булдыклы кешеләр" диләр алар турында.

Екатерина Тихоновна камыр ризыклары, ипи пешерү белән дан тоткан. 76 яшенә кадәр хуҗалыгында сыер асраган, чөнки ул - хезмәт куеп яшәргә күнеккән кеше.

Тормыш иптәше белән алар алты бала тәрбияләп үстерәләр, балалары да хуҗалыкның төрле өлкәләрендә файда китереп хезмәт куйганнар. Хәзер аның ике улы гына исән. Ире 1996 елда вафат булган. Екатерина Тихоновна Түбән Кама шәһәреннән кайткан улы тәрбиясендә гомер итә. Аның 24 оныгы бар, ә оныкчыклары санап бетергесез. Алар илебезнең төрле почмакларында һәм чит илләрдә гомер итсәләр дә, әбиләрен юбилее белән котларга, һичшиксез, бергә җыелачаклар.


Нет комментариев