Хезмәт сөючәнлек һәм чыдамлык үрнә
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәт сөючәнлек һәм чыдамлык үрнә

Зәкирә Нәсыйбулла кызы Сәлахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зәкирә апа Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. Бәләкәй чакта әти-әнисе дә, ир туганы да каты авырудан вафат булалар. Аны күршеләре тәрбияләп үстерә. Үзен белә башлаганнан алып ул хезмәттә була. Хуҗалыкта да ярдәм итә, кырда да бил бөгә. Сугыш елларында эшчеләр дә,...

Зәкирә Нәсыйбулла кызы Сәлахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәкирә апа Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. Бәләкәй чакта әти-әнисе дә, ир туганы да каты авырудан вафат булалар. Аны күршеләре тәрбияләп үстерә. Үзен белә башлаганнан алып ул хезмәттә була. Хуҗалыкта да ярдәм итә, кырда да бил бөгә. Сугыш елларында эшчеләр дә, колхозчылар да, интеллигенция кешеләре дә "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" лозунгы астында көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Ир-атларны фронтка алалар, тылда аларны хатын-кызлар һәм балалар алмаштыра. Зәкирә апа, ныклык һәм чыдамлык үрнәге күрсәтеп, торф хәзерләүдә бил турайтмый хезмәт куя.
Сугыштан соң Иске Ибрай авылына тормышка чыккан иптәш кызы аны утырмага чакыра. Ул анда фронтовик Миншакир белән таныша. Егет тыйнак, акыллы Зәкирәне шунда ук ошата. Озак тормый туй итәләр. Авылда зур йорт өлгертеп керәләр, тормышларын җайлап җибәрәләр. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә. Ул вакытларда бер хатын-кыз да декрет ялында утырмый. Сугыш җимереклекләрен торгызу өчен кырда да, төзелештә дә, урманда да эшче кулларга таләп зур була.
Сәлаховлар колхозда төрле эшләрдә хезмәт куялар: Миншакир абый - төзелеш бригадасында, Зәкирә ханым - кыр эшләрендә. Балаларын да җирдә хезмәт итәргә өйрәтеп үстерәләр. Уллары механизаторлык һөнәрен үзләштерәләр, ә кызлары тормыш иптәшләре итеп механизатор егетләрне сайлыйлар.
Унике ел элек гаилә башлыгы якты дөньядан киткән. Зәкирә Нәсыйбулла кызы үз нигезендә улы һәм кызы белән яшәгән. "Ветераннарга торак" программасы буенча Иске Ибрай авылында Сәлаховларга өй төзеп биргәннәр. Юбиляр әби хәзер шул йортта гомер кичерә.
Зәкирә Нәсыйбулла кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов һәм күпсанлы туганнары килде. Котлауларга әбинең 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы да кушылды.
Хакимият вәкилләре юбилярны тормышындагы аерым үзенчәлеккә һәм әһәмияткә ия вакыйга белән ихластан котладылар. Россия Президенты Владимир Путинның олы буын кешеләренә юлланган хатын ирештерделәр, район башлыгы исеменнән гөлләмә һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Алар Зәкирә Нәсыйбулла кызына күңел көрлеге, сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Нет комментариев