Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән дан тоткан

Аксубай районы җитәкчелеге Карасу авылында яшәүче ветеран-терлекче Миңнегөл Шакирҗан кызы Камалиеваны юбилее белән тәбрикләде. Ул гомер буена терлекчелектә хезмәт куйган - бозау караучы булып эшләгән. Миңнегөл Шакирҗан кызына хезмәт сөючәнлек, эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар хас. Ире Минәхмәт белән кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Миңнегөл әби Карасу авылында...

Аксубай районы җитәкчелеге Карасу авылында яшәүче ветеран-терлекче Миңнегөл Шакирҗан кызы Камалиеваны юбилее белән тәбрикләде.

Ул гомер буена терлекчелектә хезмәт куйган - бозау караучы булып эшләгән. Миңнегөл Шакирҗан кызына хезмәт сөючәнлек, эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар хас. Ире Минәхмәт белән кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Миңнегөл әби Карасу авылында ялгызы гомер кичерә, ә кыш чыгарга кызының гаиләсенә Трудолюбовога килгән. Ветеран 90 яшьлек юбилеен туганнары һәм якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Биш оныгы һәм биш оныкчыгы әбине яраталар, аның һәр сүзен тыңлап, күңелләренә салалар.

- Сезгә сугыштан соңгы авыр елларда җитештерүне алга җибәрү өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде, - дип сүзен башлады әбине котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов. - Сезгә исәнлек-саулык, бәхет телибез. Якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның өлкәннәргә юлланган котлау хатын укыды, гөлләмә, бүләкләр тапшырды.

Миңнегөл Шакирҗан кызының мондый игътибардан күңеле нечкәрде. Бүләкләр һәм котлаулар белән килгән кунакларга рәхмәтләрен яудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев