Хезмәт нәтиҗәсе – орден
Ветеран Леонид Енизеркинга хезмәт иткән чорда һәрвакыт авыл хуҗалыгындагы иң җаваплы эшне ышанып тапшыралар. Красные герои исемендәге колхозның тракторчылар бригадасы бригадиры булып уналты елдан артык эшли ул. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ун елдан артык бригаданың ындыр табагына мөдирлек итә. 1972 елда борчак уңышы буенча районда беренче урынны алган өчен...
Ветеран Леонид Енизеркинга хезмәт иткән чорда һәрвакыт авыл хуҗалыгындагы иң җаваплы эшне ышанып тапшыралар.
Красные герои исемендәге колхозның тракторчылар бригадасы бригадиры булып уналты елдан артык эшли ул. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ун елдан артык бригаданың ындыр табагына мөдирлек итә.
1972 елда борчак уңышы буенча районда беренче урынны алган өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булуы күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе була. Сугышка кадәр, гаиләгә тормыш алып баруы авыр булу сәбәпле, Леонид Степановичны Ерак Көнчыгышта киләчәк шәһәрен төзүдә катнашучы өлкән абыйсы Комсомольск на Амуре шәһәренә алып китә. Яшүсмер анда училищега укырга керә. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана һәм абыйсы фронтка китә.
Леонид 1954 елда вакытлы хезмәт үтеп, авылга кайта. Колхозда белемле егетне шатланып каршы алалар һәм аның шофер һөнәрен үзләштерергә теләвенә бик теләп риза булалар. Ул Чистайда курслар тәмамлый, эшенә җаваплы караган егеткә белгечлеге буенча озак эшләргә туры килми, аны бригадир итеп куялар. Шуннан башлап ул бөтен тормышын колхозга багышлый, алны-ялны белми тырышып хезмәт куя. Машина-трактор паркы кыш көннәрендә шул вакытта чәчәк аткан колхозның терлекчелек фермалары эшчәнлеген тәэмин итә, иртә яздан ашлама ташу, авыл хуҗалыгы коралларын ремонтлау, язгы чәчүгә әзерлек башлана, аннан соң чәчүлекләрне тукландыру, печән хәзерләү, урып-җыю, туңга сөрү эшләре дәвам итә... Шулай итеп, бер үк эшләр ел саен кабатланып, гомер сизелми дә үтә тора. Хатыны Ольга белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр, балалары төрлесе-төрле якка таралышып үз ояларын корганнар инде.
Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ир белән хатын күркәм гадәт буенча кече уллары Сергей гаиләсе белән яшиләр, оныклар тәрбияләргә ярдәм итәләр.
Ветеран авырлыкларны күп күрсә дә, үзен бәхетле саный. Шулай инде, авырлыклардан соң бәхет килә, дип юкка гына әйтмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев