Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Эрли дә, тукый да

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Кече Аксубайда гомер кичерүче Казаковларда кунакта булды. Моңа, әлбәттә инде, күркәм бәйрәм сәбәпче булды. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Елена Пантелеевна Казаковага 90 яшь тулды. Кунак Путинның котлау хатын ирештереп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды. Елена Пантелеевна гомере буена колхозда хезмәт куя. Сугыш вакытында торф...

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Кече Аксубайда гомер кичерүче Казаковларда кунакта булды.


Моңа, әлбәттә инде, күркәм бәйрәм сәбәпче булды. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Елена Пантелеевна Казаковага 90 яшь тулды. Кунак Путинның котлау хатын ирештереп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.

Елена Пантелеевна гомере буена колхозда хезмәт куя. Сугыш вакытында торф чыгару эшләрендә катнаша. Бүгенгесе көндә мәрхүм булган ире Лукьян Ильич белән сигез балага җан бирәләр. Ветеран әби бүген улы Алексей йортында яши. Килене Галина Васильевна кайнанасын бала караган кебек тәрбияли.

Чистайдан 84 яшьлек сеңлесе дә Елена Пантелеевнаны юбилее белән котларга кайткан. Балалары, күпсанлы оныклары, оныкчыклары җыелган.

Дүрт кыз һәм дүрт малайның өс-башын ничек булса да бөтен итәргә кирәк була. Елена Пантелеевна эрли дә, бәйли дә, тукый да, тегә дә. Кыскасы, алтын куллы була.

- Пасха бәйрәмендә бөтен авыл баласы беренче булып безгә йөгереп килә иде, чөнки әнинең камыр ризыкларын телне йотарлык итеп тәмле пешергәнен һәркем белә иде, - ди кызы Лидия Лукьяновна.

Әле бер-ике ел гына Елена түти өйдә дә үз аяклары белән йөргән, урамга да чыккан. Хәзер исә утырып кына тора, күзләре дә начар күрә, колагы да ишетеп бетерми. Шулай да аны яраталар, хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев