Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бертуганының кызының гаиләсе үзенекенә әверелә

Сарра Степанова туксанынчы туган көнен билгеләп үтте.

Ветеранны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов килде.

– Хөрмәтле Сарра Васильевна, илебезнең чәчәк атуы өчен куйган хезмәтегез өчен район җитәкчелеге исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте ул юбилярга. – Без сезне туксан яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Башкарма комитет җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юлланган рәсми хатын укыды, гөлләмә бирде, район исеменнән бүләк һәм күчтәнәч тапшырды. Котлауларга районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин да кушылды.

Олы яшьтә булса да, Сарра Васильевнаның хәтере искиткеч. Ул тормышындагы күп кенә мизгелләрне искә алып сәйләде. Бу ханымның биографиясендә фаҗигале хәлләр аз булмаган.

Иске Чуаш Адәмсуында туып үсә. Бала чагыннан колхоз кырларында бил бөгә. Үгез җигеп йөк ташыганнарын күз яшьләре белән искә алды. Тормыш юлында ниләр генә күрергә туры килмәгән аңа. Бәхетсезлеккә каршы, картлык көндә ялгызы һәм авыр тормыш юлында калган. Киса авылында яшәүче бертуганының кызының гаиләсе аңа ярдәм кулы сузган. Аны күрше районнан үзләренә алып кайтканнар, бүгенге көндә әбине кайгыртып яшиләр.

–Монда миңа бик әйбәт, – ди Сарра Васильевна. – Бернәрсә турында да кайгыртырга кирәкми. Мин биредә оҗмахта кебек яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев