Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Авыр еллар хатирәләрдә генә яши

Шунысы куанычлы, бүген илебез өчен авыр еллар турында сөйли алырлык ветераннар бар әле.

Шуларның берсе - Зөгилә Натиева. Бүген аңа 95 яшь тулды.

Зөгилә Минһаҗетдин кызы Иске Кармәттә туа һәм шушында гомер итә. Аның тормышы авыр була. Яшьли колхозда төрле эшләрдә эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны, 15 яшьлек үсмерне, Горький өлкәсенә торф чыгару эшләренә җибәрәләр. Яшь, буыннары да ныгып җитмәгән җилкәнчекләр өчен сазлыкларда торф чыгару, һичшиксез, авыр була. Ветеран ул вакытларны сыкранып искә ала.

1948 елда элеккеге фронтовик Нургаязга кияүгә чыга. Тату, бәхетле гаиләдә, дөньяларны тагын да түгәрәкләп, бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Ире балта остасы булып эшли, балалар кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Натиевлар гаиләсе авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе була. Шул вакыттан бирле бик күп еллар узган инде. Әбекәйгә тормыш иптәшен, улын җир куенына салырга туры килгән. Бүген ветеран кече кызы Гөлфия белән яши. Калган балалары әниләренең хәлен белешеп, янына кайтып йөриләр.

Юбилей көнендә иртә белән өй бусагасында рәсми кунаклар пәйда булды. Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Вадим Парфенов Зөгилә Минһаҗетдин кызын юбилее белән җылы котлады.

– Сезнең буынның тормышы, хезмәте – бүгенге яшьләр өчен фидакарьлек үрнәге, – дип ассызыклады ул. – Чын күңелдән сезгә бәхет һәм озын гомер телим.

Ул юбилярга Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме, район исеменнән бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Әбекәйне олы юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы урынбасары Дамир Миңнеханов, Хәсән Туфан музей-йорты директоры Тәгъзимә Низамова да килгән иде.

 

Фото: Хәсән Туфан музей-йорты архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев