Авыл хезмәтчәнен хөрмәтләделәр
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл хезмәтчәнен хөрмәтләделәр

Шул көннәрдә Анисия Гавриловна Антоновага 95 яшь тулды. Ул Иске Чуаш Адәмсуы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисенең авыру булуы сәбәпле, укуны калдырырга туры килә. Яшьтән үк кырда тир түгә. Урак өстендә башына зарар килгәндә Анисия Гавриловнага 19 яшь була. Ләкин ул эштән туктамый. Көченнән...

Шул көннәрдә Анисия Гавриловна Антоновага 95 яшь тулды.

Ул Иске Чуаш Адәмсуы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисенең авыру булуы сәбәпле, укуны калдырырга туры килә. Яшьтән үк кырда тир түгә. Урак өстендә башына зарар килгәндә Анисия Гавриловнага 19 яшь була. Ләкин ул эштән туктамый. Көченнән килгәнчә колхозда хезмәт куя. Сугышка кадәр авылдашы Петрга кияүгә чыга, ә аны сугыш башлануга ук фронтка алалар. Аннары аягы яралану сәбәпле демобилизациялиләр.

Антоновлар 9 балага гомер бирәләр. Анисия Гавриловнаны бүген кызлары чиратлап тәрбиялиләр. Онык-оныкчыкларының исәбе 65тән арткан. Якыннары аңа тазалык теләделәр. Озын гомерле әбине котларга авылдашлары да килде.


Нет комментариев