Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аның йөрәгендә якташларына һәм районга мәхәббәт яши

Бу атнада «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры, техник фәннәр докторы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, безнең районың Мактаулы гражданины Шамил Яһудин 70 яшьлеген билгеләп үтте.

Ул Яңа Ибрай авылында укытучылар Сәрвәрия Шәкүр кызы һәм Габделхәй Абзалетдин улы гаиләсендә дөньяга килә. Башта Яңа Ибрай, аннары Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлый. Аның хезмәт биографиясе «Дружба» колхозында тракторчы булып эшләүдән башлана.

Аннан соң Нурлат тикшеренүбораулау идарәсендә автотрактор цехы механигы, комсомол оешмасы секретаре булып эшли, «Татнефть» берләшмәсенең Нурлат битум заводы төзелешен җитәкли.

1985 елда Шамил Яһудинны «Нурлатнефть» НГДУның биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтлау цехы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә аннары яңа билгеләнеш – «Зюзеевнефть» НГДУ җитәкче-генераль директоры урынбасары. 1999 елның февраленнән ул «ТатнефтепромЗюзеевнефть» АҖне җитәкли.

Шамил Габделхәй улы, район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, һәрвакыт әти-әнисенә ошарга омтылган. Габделхәй Яһудин үз вакытында 16 ел «Дружба» колхозы рәисе булып эшләгән һәм колхозга кадәр күтәртелгән юл ясау өчен, хәтта үзенең яңа «Волга» эш машинасыннан да баш тарткан, ә үзе мотоциклда йөри. Ул хаклы рәвештә Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән исемнәргә лаек булган. Ә Сәрвәрия Яһудина Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган укытучысы була. Аларның икесе дә – орден ияләре. Аксубайлылар буыны бу тыйнак, тәртипле кешеләрне хәтерли.

– Шамил Габделхәй улының холкына мохтаҗларга ярдәм итү сыйфатлары салынган, ул безнең районга социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, чиркәүләр һәм мәчетләргә һәрчак ярдәм итә, – дип сөйли Камил Гилманов. – Ул аралашуда гади, безнең район кешеләрен үзенең якташлары дип саный. Авыр хәлләрдә һәрвакыт районга ярдәм итә, бәйрәмнәрдә, чараларда катнаша. Ул өч телдә дә яхшы сөйләшә. Эштән тыш аның белән безне дуслык берләштерә, ышаныгыз, ул чын дус!

– Кеше тамырларыннан башка яши алмый, әгәр аның йөрәгендә үз җиренә мәхәббәт булмаса, ниндидер файдалы һәм әһәмиятле нәрсәләргә ирешә алмый. Минем җиремдә барысы да яхшы икән, димәк мин дә үземне бәхетле кеше итеп хис итә алам, – дип еш әйтә Шамил Габделхәй улы, үзе яшәгән Нурлат районына да, дөньяга аваз салган Аксубай районына да чиксез тугры ул.

Шамил Яһудинның меценат ярдәме безнең район газетасын да читләтеп үтмәде. Һәр яртыеллыкта ул безнең өч телдә – рус, татар, чуаш телләрендә басылып чыккан газеталарны Аксубай үзәк мәчете һәм чиркәве өчен яздыра.

Шамил Габделхәй улы 20 елдан артык җитәкләгән «Татнефтепром-Зюзеевнефть» компаниясе – Татарстанның уңышлы үсеш алган нефть компанияләренең берсе. 2014 елның сентябреннән Шамил Яһудин РТ Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы булып тора. Ул Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет составына да керә.

Шамил Габделхәй улының бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бик күп. Алар исемлегендә – РФ Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган төзүчесе, РФ Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе дигән исемнәр бар.

– Шамил Габделхәй улына шәхсән үз исемемнән, аның ярдәмен тойган район халкы исеменнән сәламәтлек, эшендә уңышлар һәм үзе җитәкләгән нефть компаниясенең чәчәк атуын телим, – дигән теләкләрен белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

Редакция коллективы да, мәчеткә һәм чиркәүгә йөрүчеләр кебек үк, әлеге котлауларга кушыла. Меценат, Сезнең игелекле эшләрегез һәм кешеләргә ярдәмегез өчен без чиксез рәхмәтле, Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев